Гайфетдин Гыйльметдинов
Гайфетдин Гыйльметдинов — 1913 елның 13 гыйнварында Смәил авылында ярлы гаиләдә туган. Шушында башлангыч белем ала. Яшьли авыр авылның хәлле кешеләренә ялланып күп эшләргә туры килә. Авылда колхоз оешу белән Гыйльметдиновлар гаиләсе беренчеләрдән булып колхозга керә. Гайфетдин авылдагы комсомол ячәйкәсе секретаре, изба-читальня мөдире була. Ул авылда колхоз төзүне оештыручыларының иң активларыннан берсе.
Гайфетдин Гыйльметдинов | |
---|---|
Туган | 13 гыйнвар 1913 Смәил, Балтач районы, Татарстан АССР |
Үлгән | июнь 1944 (31 яшь) |
Ватандашлыгы | СССР |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Катнашкан сугышлар/алышлар | Хәсән күле бәрелеше[d] һәм Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | (1944) |
Г. Гыйльметдинов утызынчы еллар уртасында Донбасс якларына китә, Горловка шахталарында күмер чаба. Шуннан ул Кызыл Армиягә алына. Аңа Хәсән күле янында япон империалистлары белән авыр сугышларда катнашырга туры килә. Күп тә үтми, финнәргә каршы сугышта катнаша.
Сугышлар тынгач кабат шахтага кайта. Әмма тыныч хезмәте озак дәвам итми — 1941 елның июлендә ул инде кабат фронтта. Өченче Украина фронты гаскәрләре сафында, 39-гвардия укчы дивизиясе составында сугыша. Гвардия сержанты Г. Гыйлметдинов пулемет отделениесе командиры була. Сугыштагы батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.
Г. Гыйльметдинов үзенә сүнмәс дан китергән батырлыгын Бөек Ватан сугышы тарихына иң героик сәхифәләрнең берсе булып кереп калган Днепрны кичү вакытында эшли. 1943 елның 24 октябрендә аның отделениесе Днепропетровск шәһәре янында Днепрны беренче булып кичеп чыга һәм анда плацдарм яулап, ротаның кичүен каплап тора, алай гына да түгел, көтелмәгән җирдән кинәт дошман траншеяларына бәреп кереп, дошманны чигенергә мәҗбүр итә, Днепрны кичеп чыккан ротага киң платцдарм тәэмин итә. Г. Гыйльметдинов отделениесенең тиңсез батырлыгы дистәләгән дошманның башына җитә, зур елга кичүе вакытында була торган зур югалтулардан үзебезнең солдатларны коткара, дистәләгән совет солдатларының тормышын саклап кала. Менә шушы батырлыгы өчен аңа 1944 елның 19 март Указы белән Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Украина җирләрен азат итү сугышларының берсендә 1944 елның июнендә батырларча һәлак була
Смәел авылы мәдәният йорты каршындагы скверда Г. Гыйльметдиновның авылдашы, һәвәскәр сынчы Г. Гыйззәтуллин эшләгән бюсты куелды. Аның бюсты Балтачтагы Батырлар аллеясында да бар. Балтач һәм Смәел авылларындагы берәр урам батыр якташыбыз Г. Гыйльметдинов исемен йөртә.
Сылтама
үзгәртү- Балтач энциклопедиясе.
- Герой турында