Газимҗан Шәрәфетдинов

         Һәр төбәкнең үзенә генә хас, кабатланмас, истә кала торган урыннары, исемнәре тарих битләренә язылырдай бөек шәхесләре була. Буа  туфрагы да үтә сәләтле кешеләрдән мәхрүм калмаган. Яңа Чәчкап  авылы профессор, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, РТФА академигы, күренекле галим һәм фән эшлеклесе – Газимҗан Сәлимҗан улы Шәрәфетдиновны тудырган. Аның ярты гасырга сузылган күп тармаклы һәм нәтиҗәле эшчәнлеге халыкка хезмәт итү, авыл хуҗалыгының дәрәҗәсен күтәрү,  бигрәк тә терлекчелеккә хезмәт итү була.
       Газимҗан  абый Шәрәфетдинов...
       Ап-ак кәгазь битенә шушы тылсымлы исемне язып куйдым да туктап калдым. Исем – язмыш ачкычы... Газимҗан – бөек, югары дәрәҗәле дигән мәгънәгә ия исем. Шушындый саллы исем астында яшәп тә олылык иясе булырга омтылмау замана каршында гөнаһ булыр иде.        
     1952 елның 11 нче октябрендә Сәлимҗан абый белән Гайшә апа Шәрәфетдиновлар гаиләсендә көзге мул уңыш җыеп алган көннәрдә, өченче бала булып Газимҗан Шәрәфетдинов дөньяга килә.   
        Ул вакытында укырга кергән, тырышып укыган, алынган эшләрен һәрвакыт җиренә җиткереп  башкарган, иптәшләре арасында әрсезлеге, үҗәтлеге белән аерылып торган.
         Килдураз урта мәктәбен тәмамлагач,  Казанга ветеринария институтына юл ала. Күп балалы әти-әнисен ярдәм сорап аптыратмый ул. Җәйге каникулларда студентлар төзү отрядлары оештырып, колхоз-совхозларда акча эшли.  Аспирантурада уку елларында да шулай үз-үзен тәэмин итеп яши.  Әти-әнисеннән күчкән тырышлык, эш сөючәнлек аның бөтен гомере буе юлдашы булып килә. Менә шул сыйфатлары, үз максатына ирешүдә үҗәтлеге аңа шундый фән биеклекләренә күтәрелүдә төп этәргеч була... 
     1975 елда ул  Казан  Дәүләт ветеренария институтын  «галим –зоотехник» белгечлеге белән тәмамлагач, аны Татарстан Авыл хуҗалыгы министырлы-гына алдынгы тәҗрибә җәелдерү һәм социалистик ярыш оештыру бүлегенә эшкә җибәрәләр.  Анда ике ел эшләгәннән соң ветеринария институтының уку-өйрәтү хуҗалыгына баш зоотехник итеп күчерәләр. Аннан соң ул Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы институтында (Россия аграр университеты) аспирантурада укый. Институтны тәмамлагач аны, өлкән фәнни хезмәткәр итеп, Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни – тикшеренү институтының терлекчелек продуктлары җитештерү технологиясе бүлегенә эшкә җибәрәләр. Анда ул сөт алуны арттыру буенча эшләүдә төркем җитәкчесе итеп билгеләнә. 1988 елдан Газимҗан Шәрәфетдинов Казан дәүләт ветеренария институтының авыл хуҗалыгы терлекчелеге генетикасы мәсьәләләре белән шөгыльләнүче кафедра ассистенты була, 1991 елда  кафедра доценты итеп сайлана.  Нәселле терлекләр үрчетүне фәнни нигездә оештыру теләге Газимҗанны яңадан Н.Э. Бауман исемендәге  Казан Дәүләт ветеринария институтына кайтара. 
      «Безгә дә вакыт җитте. Көнбатыш Европа күптән инде терлекчелек тармагындагы геннарны өйрәнә. Аның ярдәмендә туачак бозауның киләчәктә нинди майлылыкта һәм күпме аксымлы сөт бирәчәген белергә, терлекләрнең төрле авыруларга каршы тору сәләтен арттырырга була. Россия төбәкләрендә исә моңа әле генә игътибар ителә башлады. Татарстан галиме Газимҗан Шәрәфетдинов әлеге өлкәдә тәүге адымнарын ясый», дип яза «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Рәсим Хаҗиев. 
      Шәрәфетдинов Газимҗан Сәлим улы 2000 елда авыл хуҗалыгы фәннәре докторы,  2001 елда профессор, 2002 елда академик дәрәҗәсенә ирешә. Бу үрләр барысы да тырыш хезмәт һәм әрсезлек нәтиҗәсе.   Шушы елларда ул 76 фәнни хезмәт, 1 монография, студентлар өчен 5 уку ярдәмлеге язган.  Ул лаек була, биология һәм авыл хуҗалыгында ирешкән уңышлары өчен Н.И.Вавилов исемендәге көмеш медаль белән бүләкләнә.
     Газимҗан  Шәрәфетдинов галимнәр арасында тынгысызлыгы, кыюлыгы, эш башкару һәм сәләте белән аерылып тора. Ару–талу белмәс җан. Зур педагогик эш алып баруы белән бергә, авыл хуҗалыгы темасына, бигрәк тә терлекчелеккә багышлап 76 фәнни хезмәт язган. Хезмәттәшләреннән берсе, олыгая барган белгеч әйткән:  «Таланты ташып тора. Яшь бит әле үзе! «Нива Татарстана» журналында галим буларак актив катнаша: һәр санында диярлек уйланып язылган, белгечкә дә киңәш булырлык язмаларын, бай фикерен бер йомарлакка туплаган фәнни фикерләрен укып сокланабыз. Ихлас сөенечләре белән бергә борчуларын да сизәбез. Ул үзенең гадилеге белән дә аерылып тора.»
      Ә гадилек танылган галимгә авылдан ук иңгәндер, мөгаен. Бу хакта Нурулла Бикмуллиның «Шәрәфетдин бабайның ике оныгы. Газим белән Газимҗан» исемле тыйнак язмадан беләсең. 
      Бу язма Буа район газетасы «Байрак»та дөнья күргән. Менә аннан кайбер җөмләләр: «2001 елның маенда Яңа Чәчкап авылы егете Газимҗан Сәлимҗан улы Шәрәфетдинов Мәскәүдә, Тимирязев исемендәге Авыл хуҗалыгы академиясендә фән докторлыгына диссертация яклап,  районыбыздан үсеп чыккан фән әһелләре сафына басты. Яңа Чәчкап авылыннан шушы дәрәҗәгә ирешкән беренче кеше бугай  ул...» 
       
     Татарстан Республикасының беренче президенты М. Ш. Шәймиев тантаналы шартларда һәм аталарча җылы сүзләре белән Казан авыл хуҗалыгы академиясенең кафедра мөдире, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, РТФА академигы,  күренекле галим, «Шәрәфетдин бабайның фән сукмагында үскән оныгы» Газимҗан Шәрәфетдиновка «Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе»  дигән мактаулы исем бирелүе турындагы Татарстан Республикасының  Мактау Грамотасын  тапшыра. Газимҗан Сәлимҗан улы Шәрәфетдиновның нәтиҗәле фәнни эшчәнлеге һәм авыл хуҗалыгы производствасы өчен югары квалификацияле белгечләр әзерләүдәге казанышлары югары бәяләнә.
       Хәбәр Мәскәү, Санкт – Петербургка да барып ирешә: Газимҗан  абыйның исемен, халыкара биографияләр энциклопедиясе «Гуманистика» ның  икенче томына кертәләр.
      Газимҗан абый Шәрәфетдинов исә үзенең туган иленә, авылына, кешеләргә булган мөнәсәбәтен үзенең хезмәтләре аша күрсәтә алган. Аның эшләгән эшләре, авыл хуҗалыгына, терлекчелеккә керткән яңалыклары халкыбызга, аның тормыш – көнкүрешен яхшыртуга хезмәт итә.

Файдаланылган әдәбият. 1. «Байрак» газетасы. 2001 . 2. Буа ягым – тау ягым – Казан: Тат. кит. нәш., 2000. 3. Буинская энциклопедия: Казань., 2010. 4. Ватаным Татарстан. №200(26919).. Туган туфрак җылысы – Казан: Тат. кит. нәшр., 2002. 7. Шәрәфетдинов Г.С. Технология переработки, хранения и стандар-тизации продуктов җивотноводства. – Казан., 2002. 8. Шәрәфетдинов Г.С. Совершенствование холмогорского скота в Татарстане– Москва., 2001.