Газизулла Хәмидуллин

Хәмидуллин Газизулла Зиннәтулла улы - Бөек Ватан сугышы ветераны, клуб мөдире, партоешма җитәкчесе.

Газизулла Хәмидуллин

Тормыш юлы үзгәртү

Хәмидуллин Газизулла Зиннәтулла улы 1927 нче елның 10 нчы августында Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылында, гади крестьян гаиләсендә туа. Әтисе Хәмидуллин Зиннәтулла Хәмидулла улы, әнисе Хәмидуллина Бибихалидә Таҗетдин кызы. Башта Иске Чәчкаб авылы башлангыч мәктәбендә 4 сыйныф укыганнан соң, алтынчы сыйныфка Кайбыч авылы мәктәбенә йөри башлый. 1941 нче елны алтыдан җиденче сыйныфка күчү өчен имтиханнар биреп йөргәндә сугыш башлануы турында игълан итәләр. 1939 нчы елны атлар ашатучы бригадага эшкә кергән була. Бу атлар сугышка әзерләнә торган булган. 1942 нче елда язгы чәчүгә чыга.

1944 нче елның кышында Военкоматка чакыртып алалар һәм авылдан ун кешене, Подберезье авылына өйрәтүләргә җибәрәләр. Янәдән Военкоманка чакыртып, 15 нче декабрьгә таба сугышка китәргә әзерләнәләр. 415 нче полкның беренче ботальоны, беренче взводы, беренче ротасына эләгә. Озакламый Себер ягына алып китәләр. Новосибирскидан Кемерово шәһәренә. Сугыштан әйләнеп кайткач, 1951 нче елны клуб мөдире итеп куела. 37 ел клубта эшли. 1987 нче елда лаеклы ялга чыга. Пенсиягә чыккач, яңа клуб төзетүгә бик күп көч куя һәм 1987 нче елда яңа клуб салына. Шушы елларда ул партоешма җитәкчесе булып тора. Башка сугыш ветераннары белән җыелып, төрле авыллардан сугыш һәйкәлләрен карап йөриләр һәм Иске Чәчкаб авылында да сугышның 30 еллыгына авылда һәйкәл куйдыруга ирешәләр.

Чыганак үзгәртү

  • Туган җирем – Кайбычым. (Кайбицы – край мой родной). Автор-төзүче Р.А.Гарәфетдинов. – Казан: Идел-Пресс, 2007. – 656 бит.