Габдрахман Ишморатов

Габдрахман Ишморатов (18571922) — Казан сәүдәгәре, эшкуар, җирбиләүче, Казанның нәсли шәрәфле ватандашы. Ат (Үрнәк ав.), май чабу заводлары, бәз буяу фәбриге (Казанбаш ав.), чәй салып чыгу кәсәбәсе һәм Казанда 3 йорт (Зур Мишчән, Печән һәм Екатерина урамнарында) хуҗасы, Казан шәһәр думасы гласные. Җәдит мәдрәсәләренә каршы булган. Мәчетләр төзүгә (шул исәптә Зәңгәр мәчетне яңартып төзүгә), Ярлы мөселманнарга ярдәм итү җәмгыятенә акча иганә иткән.

Габдрахман Ишморатов
Туган 1857
Үлгән 1922
Яшәгән урын Габдулла Тукай урамы, Казан[1]

Искәрмәләр үзгәртү