Габдрахман Гайнетдинов

Яшьлек еллары үзгәртү

Гайнетдинов Габдрахман Гайнетдин улы—партия һәм хуҗалык эшлеклесе.

1915 елның 9 гыйнварында Түнтәр авылында туган. Башта Түнтәр җидееллык мәктәбендә укый, Түнтәр авылында беренче комсомоллардан була. Активлыгы белән башкалардан нык аерылып тора. Балтачта комсомол оешмасы белән дә җитәкчелек итә. Колхозлар төзү буенча Түнтәр, Сосна кебек авылларда район тарафыннан җибәрелгән уполномоченный буларак хезмәт күрсәтә 1940 елда Балтач урта мәктәбен тәмамлый. 1940-1942 елларда Балтачта чыга торган «Югары уңышка» газетасының башта секретаре, аннан соң редакторы була. Шушы чорда партия сафларына кабул ителә.

КПССның район җитәкчесе вазыйфаларын башкару үзгәртү

1942 елның августында Г.Гайнетдинов ВКП(б)ның Балтач район комитетының икенче секретаре итеп сайлана. Шушы посттан аны 1945 елның гыйнварында Мәскәүгә партия мәктәбенә укырга җибәрәләр. 1946 елның июлендә укуын тәмамлап кайткач партиянең Бөгелмә район комитеты секретаре итеп сайлана. 1947-1955 елларда ВКП(б)ның Шөгер, 1955-1961 елларда—КПССның Бондюг район комитетларының беренче секретаре булып эшли. 1951 елда  Татарстан АССР Югары Советына сайлана һәм аның өченче чакырылыш (1951-1955 еллар) депутаты була.

Республика күләмендә җитәкче постларда булу үзгәртү

1961 елның ахырында Г Гайнетдинов Татарстан АССР Министрлар Советы аппаратына алына , аның инструкторы булып эшли. 1965-1983 елларда—Татарстан АССР Министрлар Советы каршындагы сөт промышленносте берләшмәсенең кадрлар идарәсе начальнигы.

Күпьеллык фидакарь хезмәте өчен Г.Г.Гайнетдинов 1948 елда «Почет билгесе», аннан соңгы елларда ике мәртәбә Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

1983 елның 8 сентябрендә Казан шәһәрендә вафат булды, Балтач авылы зиратына җирләнде.

Чыганаклар:[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү] үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.