Габделхәй Зарипов

Зарипов Гәбделхай Зариф улы – сугыш һәм хезмәт ветераны.

Балалык еллары һәм үсмерчак үзгәртү

Г. Зарипов районыбызның иң гыйбрәтле язмышлы кешеләренең берсе. Ул  1918 елның 8 мартында Балтач авылында туган. Шушында башлангыч белем алып сабый килеш хезмәт юлын башлаган. Һәм менә ул чорлар өчен бөтенләй хас булмаган тәвәккәл адым – бергә үскән берничә авыл малае Казан шәһәренә юнәләләр һәм елга техникумына укырга керәләр. Билгеле, белем дәрәҗәсе сай булган, уку кебек четерекле хезмәткә күнекмәгән авыл малайларының күбесе тиздән таралып бетә. Әмма Гәбделхәй кала – ачлы-туклы яшәп булса да, бөтенләй ят стихиягә бәйле һөнәрне тырышып үзләштерә. Җәйләрен практикада Идел, Чулман, Нократ, Агыйдел елгаларын дистәләрчә мәртәбә буйлый. Бу исә физик чыныгу да бирә, тырышлык, үҗәтлек, тәвәккәллек кебек егет кеше өчен бик тә кирәкле сыйфатларны да үстерә.

Амур флотилиясендә хезмәте һәм Бөек Ватан сугышы үзгәртү

Шушыннан ул армия сафларына алына, Кызыл Байраклы Амур флотилиясенә эләгә. Аның сәләтләрен тиз күреп алалар һәм корабка рулевой итеп билгелиләр. Егет бу эшкә дә тиз күнегә. Иң авыры булган диңгез авыруын да җиңел кичерә. Яңа килгән сугышчыларны өйрәтүче остаз да булырга туры килә аңа.

Язмышта яңа борылыш – иң чыдам егетләрне сайлап алып, су асты көймәсенә күчерәләр. Бу инде Бөек Ватан сугышы башланган чор. Алга катлаулы бурыч куела – илнең көнчыгыш чикләрен тынгысызлап торучы япон судноларын аулау, безгә ярдәм алып килүче союзниклар корабларына имин юл тәэмин итү. Рәттән берничә тәүлекләр буе күз йоммыйча уяу хезмәт көннәре башлана һәм ул елларга сузыла. Бу тормышта зур китаплар итеп язарлык дәһшәтле вакыйгалар бар. Шулар эчендә кайнаган яшь егет еллар үткәч улы Маратның су асты көймәсендә хезмәт итәчәген күз алдына да китерми, билгеле.

Шулай итеп, фашистик Германияне һәм империалистик Японияне җиңү көннәре дә уза.

Америкага сәяхәт. Махсус хәрби бирем башкару үзгәртү

1946 елның декабре. Үзләрен чын диңгезче итеп күрсәткән бер төркем егетләрне кабат аерып алалар, дүрт командага бүләләр һәм күпмедер сәяси-идеологик хәзерлектән соң ерак сәфәргә юллыйлар. Егетләр күп вакыт үткәннән соң гына аңлыйлар – аларны Америкага, махсус килешү буенча СССР сатып алган өр-яңа дүрт корабны алып кайтырга җибәргәннәр икән. Камчаткадан юл алып, алар Лос-Анджелеска барып җитәләр. Аннан тимер юл буенча Вашингтонга, аннан соң Миссисипи елгасының диңгез буендагы култыгына урнашкан суднолар җыю догына киләләр.

1947 елның җәендә генә корабларны алып Балтик диңгезенә килеп керәләр. Бер корабның штурвалы Г.Зарипов кулында була.

32 ел дәвамында "Заготскот" (район хәзерләүләр оешмасы) җитәкчесе үзгәртү

Шушы җаваплы бурычны үтәгәннән соң теләкләрен искә алып аларны демобилизациялиләр. Ничә еллар элек чыгып киткән Балтач!

Шулай итеп, якташыбыз җир тирәли тулы әйләнеш-сәяхәт ясый: Балтачтан көнчыгыш аша китә һәм җирне әйләнеп көнбатыш аша кайта.

Г.Зариповның алдагы тормышы район «Заготскот» (соңыннан – хәзерләүләр конторасы) оешмасы белән бәйле. 32 ел гомерен бирә ул бу оешмага. Шушы  чорның иң зур өлешендә—оешманың директоры.

Вафаты үзгәртү

Ветеран 2003 елның 12 июнендә вафат булды. Балтач авылы зиратына күмелде.

Чыганаклар: үзгәртү

Балтач энциклопедиясе, I том, 2006