Габделхәй Гозәеров

Гозәеров Габделхай Гозәер улы—сугыш һәм хезмәт ветераны.

Биографиясе үзгәртү

1920 елның 11 июлендә Түнтәр авылында туган. 1935 елда Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм колхозда эшли. 1936-1938 елларда Балтачта ачылган ветеринария фельдшерлары хәзерләү курсларында укый. 1940 елга кадәр Смәел ветеринария пунктында ветфельдшер булып эшли.

Хәрби хезмәте һәм Бөек Ватан сугышы еллары үзгәртү

Г.Гозәеров 1940 елда Кызыл Армия сафларына чакырыла. Бөек Ватан сугышы башлангач хәрби операцияләрдә катнаша. 1942 елда Мәскәү янындагы сугышларда отделение командиры була. Соңрак Кавказга җибәрелә, Әрмәнстанда махсус хәзерлек үтә. 1943 елда Таһран (Иран) конференциясенең делегатларын, конференциягә бәйле объектларны саклауда катнаша. Сугыш чорындагы хезмәтләре өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены, берничә медаль, шул исәптән «Кавказны саклаган өчен» медале белән бүләкләнә.

Чепь районында хезмәте үзгәртү

1946 елда туган ягына кайта, район үзәге Чепьяда ашханә мөдире, промкомбинат директоры һәм башка хезмәтләр башкара. 1955-1957 елларда— туган авылындагы Киров исемендәге колхоз рәисе. 1957 елда Курск шәһәренә төзүче-җитәкчеләр хәзерләү курсларына җибәрелә. Чепья район Советы башкарма комитетының төзелеш эшләре бүлегенә җитәкчелек итә. 1958-1959 елларда—Чепья районы хәзерләүләр конторасы директоры.

Туган авылда колхоз рәисе үзгәртү

1959 елда якын-тирәдәге вак авыллардагы колхозларны берләштереп үзәге Түнтәрдә булган «Дружба» колхозы төзелә. Аның рәисе итеп Г.Гозәеров сайлана. Бу вазыйфаны ул 1977 елга кадәр башкарды. Читтән торып укып Чавал авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады, Казанда авыл хуҗалыгы җитәкчеләренең белемен күтәрү курслары узды.

Г.Гозәеров колхозда терлекчелекне, терлек азыгы хәзерләүне үстерү, сөт җитештерүне арттыру буенча зур хезмәт куйды Озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Г.Г.Гозәеров хөкүмәтебез тарафыннан ике тапкыр "Почет билгесе" ордены белән бүләкләнде. 1968 елда ул ВДНХның көмеш медаленә лаек булды. Ул «Дружба» колхозының Почетлы әгъзасы.

Чыганаклар: үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.