Габделфәрт Абдулин
Абдуллин Габделфәрт Габдулла улы — сугыш һәм хезмәт ветераны.
Балачагы һәм үсмер еллары
үзгәртү1920 елның 7 августында Балтач авылында туган. Балтач, Карадуган һәм Яңгул мәктәпләрендә укып 1938 елда урта белем алуга ирешә.
Хезмәт юлы башлану
үзгәртүШушы ук елның көзендә сәләте һәм тырышлыгы белән үзен күрсәтеп өлгергән яшүсмер егетне Яңгул мәктәбенә башлангыч сыйныфлар укытучысы итеп билгелиләр.
Хәрби хезмәткә чакырылу, фин сугышында катнашу
үзгәртүӘмма монда озак эшләргә туры килми — 1939 елның көзендә хәрби хезмәткә чакырыла. Красноярск шәһәрендәге полк мәктәбендә укый. Тиздән акфиннәргә каршы сугыш башлана. Г. Абдуллин үз теләге белән фронтка китә. Сугыш операцияләрендә пулеметчы, соңрак пулемет отделениесе командиры буларак катнаша.
1940 елның мартында каты яралана. Алты ай хәрби госпитальдә дәваланганнан соң хәрби хезмәткә яраксыз дип табыла.
Укытучы һәм комсомол хезмәте
үзгәртү1942 елның көзендә армия хезмәтеннән азат ителгән Г. Абдуллин Кенә мәктәбендә тарих һәм география дәресләре укыта башлый. Тиздән яшь укытучы ВЛКСМның Балтач район комитетына беренче секретарь итеп сайлана. Сугыш чоры авыл комсомоллары өчен дә җиңел булмады — фронт өчен җылы киемнәр җыю, заем кампаниеләрен үткәрү, самолет эскадрильялары һәм танк колонналары төзү өчен акча туплау кебек чараларда яшьләр башлап йөрде.
Бөек Ватан сугышында катнашу
үзгәртү1942 елда Г.Абдуллин Казандагы танк училищесына укырга җибәрелә, аннан 1943 елның язында лейтенант дәрәҗәсе алып чыга. Шуннан соң — Беренче Балтик буе фронтында взвод командиры. 1944 елның октябреннән 1945 елның мартына кадәр Ленинградтагы югары офицерлар мәктәбендә укый һәм сугыш беткәнче танк ротасы командиры булып хезмәт итә, Германиягә барып җитә.
Дәүләт бүләкләре
үзгәртүАкфиннәргә каршы сугышта «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Ватан сугышы чорында исә Кызыл Йолдыз (1943), Икенче дәрәҗә Ватан сугышы (1944), Беренче дәрәҗә Ватан сугышы (1945) орденнарына, күп сугышчан медальләргә лаек булды.
Сугыштан соңгы елларда хезмәте һәм вафаты
үзгәртүСугыштан кайту белән Сосна мәктәбенә директор итеп билгеләнә, тарих һәм география фәннәрен укыта. 1956-1957 уку елыннан география белән беррәттән химия-биология буенча дәресләр бирә башлый. Шушы мәктәптә 1980 елга кадәр — лаеклы ялга киткәнче эшләде.
2004 елның 3 июлендә вафат.
Чыганаклар:
үзгәртүБалтач энциклопедиясе, I том, 2006
Балтач энциклопедиясе, II том, 2010