Габделбәр Әүхәтшин

Әүхәтшин Габделбәр Мөбарәкша улы (Аушин Георгий Михайлович) – авыл хуҗалыгы производствосы җитәкчесе.

Габделбәр Әүхәтшин

Тарихы үзгәртү

Гаҗәеп язмышлы якташларыбызның берсе. Түнтәр авылы крестьяны Мөбарәкшаны хатыны Вәсимә һәм өч кечкенә баласы белән туган җиреннән 1938 елда тормыш авырлыгы, өметсезлек кузгата. Алар бәхет эзләп сәфәр чыгалар һәм Иркутск өлкәсенең Түбән Уда шәһәрчегенә килеп урнашалар. Өч малайның уртанчысы 1931 елның 20 сентябрендә туган Габделбәр шушында урта мәктәп һәм авыл хуҗалыгы техникумы тәмамлый, кызыл диплом белән зоотехник белгечлеге ала. Укуын С.М. Киров исемендәге Омск авыл хуҗалыгы институтында дәвам итә. 1958 елда институтны тәмамлап Омск өлкәсенең Русско-Полянск районының «Ермак» совхозына зоотехник итеп җибәрелә. Үзе белән бергә ул шушы ук институтта бергә укып зоотехник белгечлеге алган яшь хатыны Ефросинья Ивановнаны да алып килә. Бу вакытта Габделбәр Әүхәтшин инде Георгий Михайлович Аушин була – 1954 елда ул яңа паспорт ала һәм исем-фамилиясен шулай яздыра. Туган җирдән аерылган татарның ачы язмышы шундый, нишләтәсең.

1962 елда Г.М. Аушин Русско-Полянск район авыл хуҗалыгы идарәсенең баш зоотехнигы итеп билгеләнә.

Эшчәнлеге үзгәртү

1964 ел аның тормышына яңа борылыш алып килә - районда яңа совхоз төзелә. Аның составына «Розовский» совхозыннан авыл хуҗалыгы эшләренә кагылышы бик чамалы булган район үзәге Русско-Полянское авылы, Андриановское авылы, «Цветочный» совхозыннан Неволинское авылы, «Новосанжаровский» совхозыннан Тамчылык авылы кертелә. Соңгы өчесе—моңа кадәрге совхозларның ташландык авыллары, аларда бернинди яшәү шартлары да, производство объектлары да юк. Бу авылларның кешеләре нигездә җир идәнле саман йортларда, землянкаларда яшиләр. Урманнар, елгалар булмаган корылыклы дала зонасына кергән менә шушы яңа совхозга директор итеп Г.М. Аушин билгеләнә. Ул совхозга нәкъ 35 ел дәвамында – 1999 елның мартына кадәр җитәкчелек итә. Шушы чорда совхоз Омск өлкәсендә генә түгел, бөтен Себер төбәгендә иң алдынгы, нык матди-финанс базасы булган хуҗалыкка, игенчелек һәм терлекчелек буенча Бөтенсоюз тәҗрибә учагына әверелә. Совхоз авыллары яңабаштан төзелә, алар суүткәргеч, табигый газ алалар, район үзәгенә асфальт юллар белән тоташтырылалар, һәрберсендә социаль-мәдәни объектларның тулы комплексы үсеп чыга.

Барлык җирләре 30 мең гектар тәшкил иткән, унбиш мең гектар бөртекле культуралар (нигездә - бодай) иккән хуҗалык өчен амбар хуҗалыгы зур әһәмиятле. Шушы гадәттән тыш әһәмиятле мәсьәләне Г.М. Аушин белән совхоз специалистлары  бергәләп үзләре хәл итәләр. Совхозның үз көче белән хуҗалык исәбендә тәүлеккә бер мең тонна ашлык эшкәртә, 187 куб.м. ашлык кабул итә ала торган ашлык эшкәртү комплексы төзелә. Башта өлкә җитәкчелегендә «мәгънәсез эш» саналган бу агрегат берничә елдан өлкә җитәкчелегенең махсус боерыгы белән барлык совхозларда булдырыла. Моның өчен һәр районда махсус «служба» барлыкка килә. Тиздән ул комплекс бөтен Себер төбәгенә тарала.

Әлеге комплекс эшли башлагач совхозда игенчелек иң югары рентабельле тармакка әверелә. Ул хуҗалыкның еллык доходының 62% ын бирә.

Г.М. Аушин (зоотехник!) шушы комплекс өчен СССР уйлап табулар һәм ачышлар Дәүләт комитетының патентын ала.

Совхозда шушы ук чорда терлекчелек тармагы тамырдан яңарыш кичерә. Сөт терлекчелеге (ә монда мөгезле эре терлекләрнең баш саны 1300 баш, савым сыерлар – 500 баш) кызыл дала токымы— елга 6000 кг сөт бирә торган сыерлар белән тәэмин ителә. Нәсел эше фәнни нигезгә куела.

Совхоз сарыкчылык тармагына йөз белән борыла – аларның баш саны 25 меңгә җитә. Һәм ул тулысынча яңа, югары продуктлы чиста нәселле терлекләрдән тора. Нәтиҗәдә 1976 елда РСФСР Авыл хуҗалыгы министры Л. Флорентьевның махсус приказы белән «Русскополянский» совхозы дәүләт нәселле терлекләр заводы статусы ала.

Узган гасырның 70-90 еллар матбугаты әлеге совхоз, аның тынгысыз, булдыклы җитәкчесе турында үзара ярыша-ярыша яздылар. Төп акцент аның фикерләү тирәнлегенә, җитәкчелек итү талантына, хезмәт кешесе турында кайгыртуына, шәхес буларак киң колачына ясалды.

1999 елда Омскта нәшер ителгән «Новь ковыльного края» исемле китапта Г.М. Аушинның гыйбрәтле тормыш юлы олылып тәгъбир ителгән.

Данлы якташыбызның олы хезмәте югары бәя алды. Ул «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен», «Чирәм җирләрне үзләштергән өчен», «В.И. Ленинның йөз еллыгы уңае белән хезмәттәге батырлык өчен» медальләре, ВДНХның көмеш медале, Хезмәт Кызыл Байрагы, Октябрь Революциясе орденнары белән бүләкләнде. 1974 елда РСФСРның атказанган зоотехнигы исеме бирелде. Ул КПССның XXVII съезды делегаты, күп мәртәбә халык депутатларының Омск өлкә Советы депутаты, КПССның Омск өлкә комитеты әгъзасы итеп сайланды, Русско-Полянск районының Почетлы Гражданины. Ул җитәкләгән совхоз да союз күләмендәге күп бүләкләргә лаек була.

Хатыны Ефросинья Ивановна шулай ук РСФСРның атказанган зоотехнигы.

Г. Әүхәтшинның олы абыйсы 1943 елда Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак була. Икенче абыйсы – паспорты буенча Петр Михайлович Аухатшин озак еллар Омск өлкәсендәге «Москаленский» нәселле сарыклар заводына (совхозына) җитәкчелек итә һәм аны бөтен Союз күләмендә алдынгылар сафына чыгара. Себердә ике сеңлесе Екатерина һәм Нина яши.

Данлыклы якташыбыз Г.М. Әүхәтшин 2001 елның 3 декабрендә вафат була. Кабере Омск өлкәсенең Русско-Полянск авылы зиратында.

Чыганаклар: үзгәртү

Р.Зарипов Тирән тамырлы Түнтәрем, 2008.

Р.Зарипов Бакыйлыкка күчкән әби-бабаларыбыз рухына бер дога, 2021.

Г.Мөхәммәтшин Балтач энциклопедиясе (Р.Зарипов туплап биргән мәгълүмат), 1 том, 2006.