Габделбари Исаев

Габделбари Исаев (Габделбари(ый) Низаметдин улы Исаев (Гыйсаев), 28 гыйнвар 1907(1907-01-28), Югары Аташ, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе13 ноябрь 1983(1983-11-13) (76 яшь), Санкт-Петербург, РСФСР, СССР) — дин эшлеклесе, хаҗи. Төйлегән авылындагы мәдрәсәне тәмамлагач (1926) Югары Каръяуды авылында имамлык иткән. 1929 елда репрессияләнә. Азат ителгәннән соң Кыргызстанда рәсми булмаган рәвештә муллалык иткән. 1941 елдан сугышта. Ярланганнан соң (1943) Уфага кайткан, ССРБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәтендә эшләгән (1946-1953). 1953-1956 елларда — Уфаның 2 нче мәхәллә мәчете имам-хатыйбы, 1956 елдан — Ленинград җәмигъ мәчете имам-хатыйбы. 1975-1980 елларда — ССРБның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының диния нәзарәте мөфтие.

Габделбари Исаев
Туган 28 гыйнвар 1907(1907-01-28)
Югары Аташ, Бәләбәй өязе, Уфа губернасы, Россия империясе
Үлгән 13 ноябрь 1983(1983-11-13) (76 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Ватандашлыгы  Россия империясе
 СССР
Һөнәре дин хадиме
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы

Искәрмәләр үзгәртү