Вну́чки күле - Көнбатыш Кама аръягындагы күл. Актай һәм Бизнә елгалары бассейны субүләрендә, Спас районының Ямбакты авылы янында урнашкан.

Су өслегенең мәйданы 1,4 га. Су күләме 13 мең м³ чамасы. Озынлыгы 220 м, иң зур киңлеге 95 м. Уртача тирәнлеге 0,95 м, иң зур тирәнлеге 1,52 м. Күл карст күренешләре нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Озынча түгәрәк. Суы җиңелчә минеральләшкән, бик йомшак, болганчык, яшькелт төстә, иссез, гидрокарбонат-сульфат-натрийлы.

Хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.

Чыганаклар үзгәртү