Владимир Симоненко

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Симоненко Владимир Борисович (25 август 1948 ел) — совет һәм Россия галиме, хәрби-ялан терапиясе өлкәсендә белгеч, медицина хезмәтенең генерал-майоры (1995), Россия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (2005), Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2014).

Владимир Симоненко
Туган 25 август 1948(1948-08-25)[1] (75 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР
Әлма-матер С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Һөнәре галим
Эш бирүче С. М. Киров исемендәге хәрби-медицина академиясе[d]
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор, профессор[d], член-корреспондент Российской академии медицинских наук[d] һәм РФА әгъза-корреспонденты[d]

Биографиясе үзгәртү

1948 елның 25 августында Ленинград шәһәрендә туган.

1972 елда С.М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясен кызыл дипломга тамамлый.

1972 елдан 1973 елга кадәр армиядә хезмәт итә, Балтыйк флотының хәрби асларында медицина хезмәте начальнигы.

1973 елдан алып 1989 елга кадәр — С.М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиядсендә эшли, анда хәрби-диңгез һәм госпиталь терапиясе кафедрасы янында адъюнкттан алып хәрби-диңгез һәм госпиталь терапиясе кафедрасының өлкән укытучысы булып эшли.

1976 елда кандидатлык, ә 1987 елда — докторлык диссертацияләрен яклый.

1989 елдан 1994 елга кадәр — П.В. Мандрык Үзәк хәрби клиник госпитальнең баш терапевты — ССРБ Оборона министрлыгының баш терапевты урынбасары.

1994 елдан 2012 елга кадәр — П. В. Мандрык исемендәге Үзәк хәрби клиник госпиталь начальнигы, 2012 елдан 2014 елга кадәр — П.В. Мандрык исемендәге Медицина уку-гыйльми үзәгенең начальнигы.

1995 елдан — терапия кафедрасы профессоры, Россия Федерациясе Оборона министрлыгының табибларның белемен камилләштерү буенча Дәүләт институтында терапия буенча табибларның белемен камилләштерү кафедрасы начальнигы (хәрби-диңгез терапия курсы белән) (2003-2011).

1998 елдан алып — Хәрби-диңгез флотының баш терапевты-консультанты, 2003 елдан 2008 елга кадәр — РФ Оборона министрлыгының баш кардиологы.

1999 елда — Россия ракета һәм артиллерия фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайлана.

2005 елда — Россия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты булып сайлана.

2014 елда — Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (Россия Фәннәр академиясына Россия медицина фәннәре академиясенең һәм Россия авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең берләшүе чикләрендә).

2015 елдан алып әлеге көнгә кадәр — С.М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясе филиалында ашыгыч торышлар терапиясе кафедрасы профессоры

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Гыйльми эшчәнлегенең төп юнәлешләре: хәрби һәм көндәлек эшчәнлек шартларында яраланган һәм авырган кешеләргә ярдәмнең рациональ формаларын күрсәтүне практикага кертү һәм фәнни нигезләү .

Хәрби вакытларда организмга зарарлы факторларның тәэсир итүе белән бәйле чирләрнең патогенезын һәм клиникасын өйрәнүне алып бара.

675 фәнни хезмәт, шул исәптән 32 монография авторы.

Аның җитәкчелегендә 38 кандидатлык һәм 14 докторлык диссертацияләре яклана.

«Клиническая медицина» журналының баш мөхәррире, «Сердце», «Сердечная недостаточность», «Клиническая геронтология», «Военно-медицинский журнал» журналларының мөхәррият коллегиясе әгъзасы

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре үзгәртү

  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены (2008)
  • Почет ордены (2001)
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998)
  • Россия Федерациясенең атказанган табибы (1994)
  • РФ МО награда коралы (1996)

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://www.biografija.ru/biography/simonenko-vladimir-borisovich.htm

Сылтамалар үзгәртү

  • Профиль Владимира Борисовича Симоненко РФА рәсми сайтында
  • Субмарина, Марина и военная медицина (неопр.). flot.com. Дата обращения 21 ноября 2019.