Владимир Отеллин

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясенең мөхбир әгъзасы

Владимир Отеллин (6 гыйнвар 1938 ел) — ССРБ һәм Россия галиме-гистологы, Россия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты (1997), Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты (2014).

Владимир Отеллин
Туган 6 гыйнвар 1938(1938-01-06)
Харьков, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР яки Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Үлгән 12 октябрь 2022(2022-10-12) (84 яшь)
Яшәгән урын СССР
Россия
Әлма-матер Курск дәүләт медицина университеты
Һөнәре гистулыг
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

1955 елда Курск медицина институтын тәмамлый.

1964 елда академик Павлов исемендәге Беренче Ленинград медицина институтында кандидатлык диссертациясе яклый һәм ассистент булып эшли.

1965нче елдан 1980 елга кадәр И. П. Павлов исемендәге физиология институтында эшли, анда кече гыйльми хезмәткәрдән алып Үзәк нерв системасы морфлогиясе лабораториясенең мөдиренә кадәр юл үтә.

1973 елда докторлык диссертациясе яклый.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Гыйльми тикшеренүләр темасы — баш миенең нейрон бәйләнешләре төзелмәсе.

1980 елдан — ми эче юлларының медиатор төзелмәсе, нерв тукымасының эмбриональ гистогенезы, нейротрансплантация белән шөгыльләнүче эксперименталь медицина институтының морфология бүлеге җитәкчесе,

350-дән артык фәнни хезмәт авторы һәм автордашы, шул исәптән 11 монографиясе бар.

Үзенең «Нигрострионигральная система» китабы өчен гистология буенча ул Б. И. Лаврентьев исемендәге Россия медицина фәннәре академиясенең премиясенә лаек була. 1995 елдан В. А. Теллин РФФИ, INTAS, РФА Президиумы грантлары хуплавындагы тикшеренүләр белән җитәкчелек итә. Зур фәнни эшчәнлеген ул фәнни-иҗтимагый эшчәнлек белән уңышлы берләштерә. РМФА ИЭМ гыйльми-тикшеренү институтының диссертация советы рәисе, Анатомнар, гистологлар һәм эмбриологлар җәмгыятенең Бөтенрусия идарәсе әгъзасы, «Журнал эволюционной биохимии и физиологии» һәм «Морфология» журналлары мөхәрририяте әгъзасы, Россия табигый фәннәр академиясе әгъзасы,Халыкара ми үсешен өйрәнү буенча җәмгыятьнең, Халыкара базаль ганглийларны өйрәнү буенча җәмгыятьнең, Халыкара невропатологларның мөхбир әгъзасы.

Аның җитәкчелегендә 28 кандидатлык һәм 10 докторлык диссертацияләре яклана

1997 елда Россия медицина фәннәре академиясенең әгъза-корреспонденты итеп сайлана

2014 елда Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты була

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • РСФСР-ның атказанган фән эшлеклесе (1992)
  • Гистология буенча Б. И. Лаврентьев исемендәге Россия медицина фәннәре премиясе (1993)

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Профиль Владимира Александровича Отеллина РФА рәсми сайтында
  • Биомедицина (РАЭН) (неопр.). raen.1spbgmu.ru. Дата обращения 15 ноября 2019.