Владимир Мальханов

Владимир Мальханов (24 май 1946 ел) — офтальмолог. Медицина фәннәре докторы (1997), профессор (2004). Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2010). Башкортстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты (2011).

Владимир Мальханов
Туган 24 май 1946(1946-05-24) (77 яшь)
Уфа, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт медицина университеты
Һөнәре күзбелгеч
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d] һәм профессор[d]

Биографиясе үзгәртү

Владимир Борисович Мальханов 1946 елның 24 маенда Уфа шәһәрендә туган.

1969 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлый һәм шул ук елда Уфа күз авырулары Гыйльми-тикшеренү институтында эшли башлый.

1974—2013 елдарда бүлек мөдире вазифасын били [1]. 2013 елның 12 декабрендә лаеклы ялга чыга.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни эшчәнлеге күзнең йогышлы, аллергик, аутоиммун һәм башка шешү авыруларын өйрәнүгә багышланган. Мальханов катнашлыгында авыруларның патогенезын, вируска каршы һәм антибиотик препаратларны куллануның нәтиҗәле булуын өйрәнү өчен офтальмоинфекцияләрнең эксперименталь модельләре; аденовируслы һәм хламидияле конъюнктивитларны, күз демодекозын, герпетик кератитты,увеитларны диагностикалау һәм дәвалау ысуллары эшләнә.

В. Б. Мальханов 520‑дән артык фәнни хезмәт һәм 42 уйлап табу авторы.

Төп хезмәтләре

Аденовирусные и хламидийные заболевания глаз. Уфа, 1995 (автордаш);

Редкие случаи в клинической офтальмологии. Уфа, 2005 (автордаш);

Атлас глазной патологии. 2‑е изд. М., 2013 (автордаш).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Чыганакка җибәрү хатасы: Неверный тег <ref>; для сносок БЭ не указан текст

Сылтамалар үзгәртү

МАЛЬХАНОВ Владимир Борисович // Башкорт энциклопедиясе. — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9.