Виктор Лазаренко

Виктор Анатольевич Лазаренко (26 апрель 1956, Сумы) — Россия галиме, хирургия өлкәсендә белгеч, медицина фәннәре докторы, профессор, 2009 елдан Курск дәүләт медицина университеты ректоры. Россия Федерациясенең атказанган табибы. Россия ангиолог һәм кан тамырлары хирурглары җәмгыяте, Аурупа кан тамырлары хирурглары җәмгыяте, Россия Федерациясе хирург-гепатологлары ассоциациясе әгъзасы. Халыкара экология фәннәре, кеше һәм табигать хәвефсезлеге академиясе, Россия медик-техник фәннәр академиясе, Россия Табигый фәннәр академиясе, Россия табигать белеме академиясе академигы.

Виктор Лазаренко
Туган 26 апрель 1956(1956-04-26) (67 яшь)
Сумы, Украина Совет Социалистик Республикасы, СССР
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Гыйльми дәрәҗә: медицина фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор

Биографиясе үзгәртү

Лазаренко Виктор Анатольевич 1956 елда Сумы шәһәрендә туган. 1979 елда Курск дәүләт медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый. Белгород өлкәсенең Шебекинский кала дәваханәсендә балалар хирургы булып эшли. 1988 елда «Функциональное состояние глубоких вен при первичной варикозной болезни и послевоенных рецидивах этого заболевания» темасына кандидатлык диссертациясе яклый[1]. Ул варикоз авыруын диагностикалау һәм аны дәвалау ысулының берничә классификациясен тәкъдим итә, ул безнең илдә һәм чит илләрдә киң кулланыла. Клапаннарны экстравазаль коррекцияләүнең тәкдим ителгән ысулы 1990 елда ССРБ ВДНХ-да күрсәтелә[2].

1996 елда «Клапанная недостаточность глубоких вен нижних конечностей, диагностика и хирургическое лечение» темасына докторлык диссертациясе яклый[3].

1996 елдан — хирургик авырулар кафедрасы профессоры.

2001 елдан 2003 елга кадәр — өлкә клиник дәваханәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургиясе бүлеге мөдире, Курск өлкәсенең йөрәк-кан тамырлары хирургы.

2002 елдан — дипломнан соң белем бирү факультеты деканы.

2004 елдан — фәнни — тикшеренү эшләре буенча проректор

2009 елның августында Курск дәүләт медицина университетының ректоры вазифасына тәгаенләнә.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Фәнни кызыксынулары: варикоз һәм тромбоздан соң авыру проблемалары; критик артериаль ишемияне дәвалау; йөрәк ритмын, деструктив панкреатит, бавыр, сепсис, обтурацияле сары авыруын, корсак куышлыгының локаль җилкенсенү; пешү авыруларын дәвалау. Өч фәнни ачыш, 900-дән артык фәнни басма, 95 уйлап табу авторы. В. А. Лазаренко җитәкчелеге астында 23 кандидатлык һәм 7 докторлык диссертациясе якланган.

Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре үзгәртү

  • «Россия Федерациясенең атказанган табибы» (2003 й.) мактаулы исеме
  • «Россия Федерациясенең Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе.
  • «Малайзия халыкара университет колледжының мактаулы докторы» (2012 г.)
  • Курск өлкә Думасының мактаулы грамоталары  — күп еллык намуслы хезмәте, югары профессиональлеге һәм мәгариф үсешенә шактый зур өлеш кертүе өчен (2013 г.)
  • Россия Федерациясе Федераль җыелышының Дәүләт Думасы мактау грамотасы — Русия Федерациясе кануниятен үстерүгә зур өлеш керткәне өчен (2013 г.)
  • «GEOMATIKA университет колледжы фәннәре докторы » (Kuala-Lumpur, Малайзия) мактаулы исеме (2014 й.)
  • Бәйрут MATN университетының мактаулы профессоры (Ливан) (2015 г.)
  • 2014 елда «Сочи каласындагы кышкы XXII олимпия уеннарына һәм кышкы XI паралимпия уеннарының» истәлекле медале (2014 г.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Лазаренко В. А. .
  2. Лазаренко Виктор Анатольевич — Известные ученые.famous-scientists.ru.Дата обращения: 4 марта 2021.
  3. Лазаренко В. А.. Клапанная недостаточность глубоких вен нижних конечностей, диагностика и хирургическое лечение // автореферат диссертации ... доктора медицинских наук.. 2021-03-04 тикшерелгән.