Википедия:Яңа мәкаләләр турында кагыйдә

Сайлау 2011 елның 23 мартыннан 29 мартына кадәр дәвам итте. Башлап җибәрүче -- Zahidulla

Кагыйдәне тәкъдим итүче кулланучы Zahidulla-ның мөрәҗәгате: үзгәртү

 
Хөрмәтле татар Википедиячеләре!

Сез мине бөтенләй татар латин алфавитына каршы дип уйламагыз. Бу алай түгел. Мине бары тик Татар Википедиясенең сыйфаты борчый.

Кирилл һәм латин алфавитларын берсен мактап, берсен хурлап булмый. Икесенең дә яхшы яклары да бар, начар яклары да бар.

Кирилл алфавитының кимчелекләре булып төрле авазларны берүк хәрефләр билгеләве (бу татар телен өйрәнүчеләргә телне үзләштерүдә киртә булып тора), төрле төрки халыкларның үз-ара аралашуын авырайтуы (икесе дә Кирилл алфавитын куллансалар да сөйләүне аңлау җиңел, ә язуны авыр), клавиатураның уңайсызлыклар китерүе торалар һ.б.

Латин алфавитына килгәндә исә, хәзерге заманда татар теле буенча белгечләр кирилл алфавиты буенча укыйлар һәм андый алфавитлы мәкаләләр ,әлбәттә, сыйфатлырак һәм хатасызрак булалар. Татар Википедиясенең мәкаләләрен тикшерергә бурычлы булган идарәчеләре (ким дигәндә икесе) латин алфавитын югары дәрәҗәдә куллана алмый. Мәсәлән, анда сүгенү сүзләре кушылган булса, алар шулай калырга да мөмкин (ә бәлки андый мәкаләләр бардадыр). Кайбер кулланучылар үзләре дә яңа латин алфавитын уйлап чыгару очраклары булмады түгел. Кем ничек тели, шулай язарга ярамыйдыр бит инде?

Җәмәгать, Википедиябез озак вакыт латин алфавитында язылып килде. Аны читтә яшәүче татарлар да язган. Без ул мәкаләләрнең сыйфатын нинди икәнен беләбез... Безнең буын Википедиячеләренә эшләү аеруча авыр, чөнки безгә яңа мәкаләләр өстендә генә эшләргә туры килми, ә бихисап хата-кимчелекләрне дә төзәтергә туры килә. Хәзерге вакытта чүп-чардан әрчү буенча зур эш алып барыла. Яңаларына юл бирмикче!

Мәкаләләрне латинга күчереп мәкаләләр санын арттыру — үз-үзеңне алдау. Берүк мәкалә ике урын алып тора бит.

Халкыбыздан аерылмыйк, җәмәгать. Рәсми рәвештә татар телен латин алфавитына күчерсәләр, без дә мәкаләләрне күчерербез.

Шулай итеп бу кагыйдәне кабул итәргә сәбәпләр җитәрлек (плюс). Аның кабул ителүе сездән тора. Рәхмәт!

 

Кагыйдәне кабул итү буенча сайлау үзгәртү

Сайлау 2011 елның 23 мартында башлана һәм 29 мартка кадәр дәвам итә, 30 мартта нәтиҗәсе игълан ителә.

Риза үзгәртү

  1.   Риза--Zahidulla 23 мар 2011, 16:19 (UTC)[җавап бирергә]
  2.   Риза. Латин әлифбасы безнең википедиясендә бәла булып чыккан. Хәзерге вакытта латин әлифбасында беркем дә мәкалә язмый. Eric 256 исә кириллга күчерде, Qdinar актив түгел. Baş bitенә карагыз. Ул августтан элек үзгәртелмәгән! Безне төрки википедиясе белән буталган кеше язган өчен генә мәкалә күп. Әзрәк вакыт узгач, бөтен латин мәкаләләрен кириллга күчерербез.--Mansur321 24 мар 2011, 16:20 (UTC)[җавап бирергә]
  3.   Риза --Илүзә 28 мар 2011, 06:09 (UTC)[җавап бирергә]
  4.   Риза -- Marat Vildanov 28 мар 2011, 06:46 (UTC)[җавап бирергә]

Нейтраль үзгәртү

  1.   Нейтраль. Бер яктан, "Мәкаләләрне латинга күчереп мәкаләләр санын арттыру — үз-үзеңне алдау.", икенче яктан, кирил әлифбасын белмәгән кешеләр эчен авыр булачак. --Миннемуллин Булат 23 мар 2011, 16:53 (UTC)[җавап бирергә]

Каршы үзгәртү

  1. Әлеге тавыш бирүне оештыру алдыннан фикер алышу кирәк иде. Латин әлифбасында мәкаләләр язуны тыя алмыйбыз. Проблемадан мин ике чыгу юлын күрәм: скрипт ясау (моны эшли алган кешене табу) яки латин әлифбасындагы Татар Википедиясен оештыру. Әлегә каршы.--Рашат Якуп 24 мар 2011, 04:29 (UTC)[җавап бирергә]
Eric мәкаләләре буенча озак киңәшләшеп-бәхәсләшеп яттым инде. Күпме халыкны үземә каршы караттым. Ахырда проблема хәтта дөрес итеп билгеләнмәде дә: “Etimologic Latin мәкаләләр” – әйтерсең лә мин аның диалектта язуын ошатмадым, ә хаталарның күп булуы әһәмиятле түгел иде. Мәкаләләрне төзәтергә сүз бирүчеләр кая? Мин соңгы арада усалландым, дип ялгышасыз. Мин гел усал идем, ләкин явыз түгелмен. Усаллану гына түгел, психопат булып бетерсең монда. Проблемалар искиткеч авыр чишелә (бөтенләй чишелми).--Zahidulla 24 мар 2011, 13:38 (UTC)[җавап бирергә]
Кабатлап әйтәм (инде әллә ничәнче тапкыр): ЮАШны җыярга кирәк! Айдар Шәйхи 24 мар 2011, 14:12 (UTC)[җавап бирергә]

Нәтиҗә үзгәртү

Риза - 4;
Нейтраль - 1;
Каршы - 6
Кагыйдә кабул ителмәде.--Zahidulla 30 мар 2011, 14:41 (UTC)[җавап бирергә]