Википедия:Проект:Терминнар:Биология

Ilnur efende

үзгәртү

Мин протест белдерәм. Кулланучы:Ilnur efende идарәче булып кагыйдәләрне боза. Мәкаләләр исемнәрен бәхәссез үзгәртә. Кулланучы бәхәсе:Ilnur efende — Бу башбаштаклык, белдексезлек һәм вандаллык. Шулай булгач, монда бернәрсә дә язып булмый... --Ерней (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:23 (UTC)[җавап бирү]

Мин әлеге китап буенча дөрес атамаларны язам - «Русско-татарский словарь биологических терминов.— Казань: Татар, кн. изд-во, 1985.» Кулланучыга ни ошамаганын аңлап булмый. Әгәр мәкалә атамасы дөрес түгел икән, моны шулай калдыру кирәкме?--Ilnur efende (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:29 (UTC)[җавап бирү]

Сез нишлисез инде? Бу нәрсә инде? Кагыйдәләрне беләсезме, юкмы? Мәкаләләр исемнәрене үзгәртеп башка эш юкмыни? Бу бергенә чыганак түгел бит, башкалар да бар. Өстәвенә бу чыганак бик шәп түгел, хаталар да бар анда. Мин мәкалә язганда, башлам сайлаганда берничә чыганакны эзләп укыйм. Сез зур эшемне пычратып язу дәртемне боздыгыз. Моннан соң кем мәкаләләр яза? Монда сез хуҗамы? Бу идарәче тәртибе түгел. --Ерней (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:53 (UTC)[җавап бирү]

Илнур әфәнде, мәкаләләр исемнәрен бәхәстән соң гына үзгәртергә чакырам. (аеруча теркәлгән кулланучы язган мәкаләләр өчен.)--Kitap (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:36 (UTC)[җавап бирү]

Кирәк булса, мин аңлатам, кыен түгел. Мине бит әле генә, Сез генә сорадыгыз. Әмма протестым башка турында. Ilnur efende нең хәрәкәтләре бәяләргә сорадым. Җәмәгать, бу Википедияме үзе, монда кагыйдәләр бармы, юкмы? Әгәр мин бер эшемне башладым, нигә кемдер белмичә, сорамыйча эшемне боза?. --Ерней (бәхәс) 11 ноя 2013, 17:23 (UTC)[җавап бирү]

Бәхәссез битләрне үзгәртү хатасын таныйм. Аларны кире кайтардым. Ләкин Ернейның бу сүзләрне каян алганы хаман да билгесез әле. Үләксә ашаучыларны стервятник кына дип күрсәтелгән сүзлек абруйлы була аламы? Ялгышмасам шушы булырга тиештер, бу сүзлекне интернетта кем ясаганы билгесез, ул абруйсыз.

Татар биология сүзлегеннән карап әйтәм: рус. сип' (белоголовый сип һ.б.) - ул татарча тазгара (ак башлы тазгара) була, стервятник - козгын, гриф - гриф дип бирелгэн. Тазкара дигән сүз татар телендә гомумән очрамый. Комай ул, биология сүзлеге буенча, ' дигән үсемлекнең татарча исеме һәм снежный гриф.--Ilnur efende (бәхәс) 12 ноя 2013, 15:32 (UTC)[җавап бирү]

Юк, кызганычка каршы, кире кайтармадыгыз. Әмма, Сез бәхәсне башладыгыз, шүңа күрә сайланган терминнарымны аңлатам. Беренчедән, кызганычка каршы татарча махсус сүзлекләр бик шәп түгел һәм хаталы. Биологидән русча-татарча сүзлекне мин беләм һәм кулланам, әмма миндә Татарча-русча сүзлек (56000 сүз, 2007) һәм Русча-татарча сүзлек / Ф.А. Ганиев (47000 сүз, 1997) бар (ABBYY Lingvo эчендә дә бар). Алар хәзерге көндә иң абруйлы һәм төп чыганаклар. Икенчедән, чөнки татарларда ерткыч кошлар атамалары — буталчык мәсьәлә, мин шулай ук кошларның казакъ, башкорт, кыргыз телләрендә исемнәрене дә карыйм. Бу күптән түгел генә булган күчмә халыклар аларны яхшырак беләләр (аларда лачынчылар, бөркетчеләр хәзер дә бар). Сүзлекләрдә:
  • козгын — 1) ворон — төп мәгънә (карга кошлар семьялыгыннан); 2) стервятники (о вражеских самолётах) — ягъни сүзнең күчерелмә мәгънәсе;
  • тазкара — вид птицы орлиной породы (лысый гриф, сип) — тәрҗемә конкрет түгел, шуңа күрә башка телләр википедияләрендә карыйбыз, казакъларда тазкара — бу нәкъ черный (бурый) гриф, интернетта та эзләп карадым, башкорт варианты тазғара, бу вариант биологиядән сүзлеккә дә кергән, әмма хаталы, башка төренә ябышкан; бу терминны бөтен грифлар ассемьялыгына җәелдердем (Америка грифларыннан тыш, алар хакында башка мәсьәлә);
  • комай — сүзлеккә тик икенчә мәгънә крылатая собака (миф.) кергән, әмма казакъларда һәм кыргызларда бу нәкъ снежный гриф, кумай, аларда да мифологик мәгънәдә дә куллана; чөнки комай сиплар ыругыннан, мин бу терминны бөтен ыругуна җәелдердем һәм сиплар ыругыннан грифларны мондый комай, тегеләй комай тәрҗемә иттем (мәсәлән, казакъларда комайлар термины бөтен грифлар өчен куллана, безнең тазкаралар өчен), ә тазкара (черный гриф) сиплар ыругыннан түгел, шуңа күрә ул комай түгел;
  • үләксә ашаучы — стервятник — нәкъ төр
  • үләксә кошлары — падальщики
  • семьялык — семейство (биол.), биологиядә гаиләлек һәм гаилә терминнары кызганычка каршы юк, бу ОРИСС...
Димәк, грифовые — тазкаралар, сипы — комайлар, черный гриф — тазкара, снежный гриф, кумай — комай, обыкновенный стервятник — үләксә ашаучы, американские грифы — Америка грифлары. Бу бик пөхтә һәм катлаулы эш, кыска текст эчендә һәммәсене аңлатып бирмәдем инде. Мин нәрсә сорыйм һәм тәкъдим итәм. Ilnur efende, Сез үзенең үзгәртүләрене тулаем кире кайтарыгыз әле. Аннары мин эшемне мөмкин булганча дәвам итәм һәм эшем вакытында сорауларыгыз булса, аңлатам. --Ерней (бәхәс) 13 ноя 2013, 20:03 (UTC)[җавап бирү]

Нишләп гаиләлек юк? бу төгәл семейство тәрҗемәсе, семья - чиста рус сүзе - семь я сүзләреннән килеп чыккан, татар теленә берниди бәйлелеге юк.--Kitap (бәхәс) 13 ноя 2013, 20:21 (UTC)[җавап бирү]

Өстәмә. Мәчесыманнар — отряд кошкоподобные, мәчелеләр — семейство кошачьи, мәчеләр — род кошки, барыслар — род пантеры. Өке — филин, байгыш — сыч. Кызганычка каршы, күп сүзлекләрдә терминнарны буташтыралар. Филин (өке) — зур кош, сыч (байгыш) — кечкенә кош. Башка төрки телләрендә нәкъ шулай, татар мәкальләреннән дә бу күренә, байгышның икенче мәгънәсе — ярлы, мискен, бичара... Катип кошы. Гарәп теленнән катип — секретарь сүзе кергән. Сәркатип минемчә рус секретарьдан (катип сүзене искә алып) калька. Буталчыкны якларга кирәк түгел. --Ерней (бәхәс) 13 ноя 2013, 20:31 (UTC)[җавап бирү]

Мин үзем ясый башлаган мәкаләләрдән тыш барысын да кайтардым бугай, булмаса кайтарыгыз.--Ilnur efende (бәхәс) 14 ноя 2013, 10:08 (UTC)[җавап бирү]

Сораулар: «Падальщики»га үләксә кошларын гына кертүне аңлап булмый, монда бит имезүчеләр дә, кәлтәләр дә һ.б. керә ала. Үләксә ашаучы дип «стервятник»ны гына атау да шул ук сәбәпләр аркасында мәгънәсездер.

Татар энциклопедиясе Сезнеңчә шулай ук хаклы түгелме? Анда нәк менә «Филин» - байгыш (мәче башлы ябалак дип бирелгән). Катип сүзе татар телендә секретарь мәгнәсендә кулланылмый, язучы буларак кына кулланыла, сәркатип дигән сүз бар, бу кош та сәркатип кош була. Биология сүзлеге һәм китаплары буенча.

Кайсыдыр грифны тазкара, ә кайсындыр гриф дип атау буталчык тудырмый дип уйлыйсызмы? Мәктәптәге биология китапларында барлык грифлар гриф дип бирелә. Татарча аңлатмалы биология сүзлегеннән карасак та: рус. сип (белоголовый сип һ.б.) - ул татарча тазгара (ак башлы тазгара) була, стервятник - козгын, гриф - гриф дип бирелгэн. Нишләп сез ул сүзлекне һәм Татар энциклопедиясен хаталы дип уйлыйсыз? Һәм башка сүзлекләрне аннан өстен дип?--Ilnur efende (бәхәс) 14 ноя 2013, 10:08 (UTC)[җавап бирү]

Өке / байгыш

үзгәртү
 
Мәче башлы ябалак
 
Чырайсыз ябалак

Мин аңлыйм хәл шөбһәсез түгел. Татарлар байгыш сүзе белән сычны да, филинны да атыйлар. Әмма бу ике бөтенләй төрле кош. Өке сүзе белән тик филинны атыйлар, әмма бу сүз киң таралмаган.

Филин (мәче башлы ябалак)

  • башкортча Өкө
  • чуашча Ӳхĕ
  • алманча Uhu
  • инглизчә Eagle-Owl, ягъни «бөркет-ябалак»
  • фарсыча شاه‌بوف — шаһбуф, ягъни «патша ябалагы»
  • казакъча Үкі
  • кыргызча Ук
  • төрекчә Puhu
  • үзбәкчә Укки

Күренеп тора, филин ухылдый, шуңа күрә аның исеме шундый, бу иң зур ябалак, шуңа күрә инглизчә һәм фарсыча исеме мондый.

Татарча мәкаль: өке йоны белән, былбыл өне белән — филин ценен (цветными) перьями, соловей — голосом.

Сыч (чырайсыз ябалак)

  • башкортча Байғош
  • инглизчә Little Owl, ягъни «кечкенә ябалак»
  • фарсыча بوف کوچک — буф күчек, ягъни «кечкенә ябалак»
  • казакъча Байғыз
  • үзбәкчә Бойўғли (бойқуш)

Татарча байгыш — 1) сыч; филин см. тж. өке; 2) пугливый, забитый человек; бедняга, горемыка, бедолага; 3) а) бедняк, голяк, голодранец; б) ротозей, ворона; простак.

Димәк, байгыш сүзе нәкъ кечкенә чырайсыз ябалакка туры килә, ә өке — зур ухылдап торучы мәче башлы ябалакка. --Ерней (бәхәс) 14 ноя 2013, 15:20 (UTC)[җавап бирү]

Гриф / тазкара / комай

үзгәртү
 
Aegypius monachus
 
Gyps himalayensis
 
Gyps fulvus

Татар теленә рус теленнән гриф сүзе кергән һәм актив куллана. Әмма татар телендә башка төрки телләр белән беррәттән тазкара һәм комай сүзләре бар.

Тазкара (Aegypius monachus)

  • башкортча Таҙғара
  • казакъча Тазқара
  • кыргызча Тазкара
  • русча Чёрный гриф / бурый гриф

Бу телләрдә тазкара сүзе белән нәкъ көрән грифны атыйлар. Минемчә тазкара сүзе ике сүздән төзелгән: таз + кара → башы — таз (пеләш), үзе — кара (көрән).

Татарларда тазкара сүзе һәртөрле гриф өчен куллана.

  • татарча-русча сүзлек: тазкара — вид птицы орлиной породы (лысый гриф, сип)
  • төрекчә-татарча сүзлек: aqbaba — тазкара

Комай (Gyps himalayensis)

  • казакъча Құмай
  • кыргызча Кумай
  • русча Снежный гриф / кумай

Бу телләрдә комай сүзе белән нәкъ кар грифыны атыйлар, рус теленә дә бу сүзе кергән. Русча исемендә гриф сүзе булса да, ул сип, сиплар ыругыннан.

Ак башлы комай (Gyps fulvus)

  • казакъча Ақбас құмай
  • русча Белоголовый сип

Бу төр комайга бик якын, элек аларны бер төр астөрләре буларак исәпләнделәр. Шуңа күрә аны комай сүзенә «ак башлы» кушып атарга кирәк.

Димәк, грифовые — тазкаралар, сипы — комайлар, черный гриф — тазкара, снежный гриф, кумай — комай. --Ерней (бәхәс) 15 ноя 2013, 16:22 (UTC)[җавап бирү]

Птица-секретарь — Сәркәтип кошы

үзгәртү
 
Sagittarius serpentarius

Хәзерге катип кошы атамасы урынына.

Козгын

үзгәртү
 
Corvus corax

Козгын сүзе карга кошлар семьялыгыннан кошны (Corvus corax) атыйлар.

  • башкортча Ҡоҙғон
  • казакъча Құзғын
  • кыргызча Кузгун
  • русча Ворон
  • төрекчә Kuzgun
  • үзбәкчә Қузғун

Төрки телләрдә козгын сүзе белән Neophron percnopterus (рус. обыкновенный стервятник) кошыны һичкайчан атамыйлар. Тик сүзнең күчерелмә мәгънәсендә. Татар телендә дә шулай.

Мин каршы түгел, үзгәртүләрне кайтардым. Татар иле сайты алып баручыларына да байгыш турнында хат җибәрсәгез әйбәт булыр иде дип уйлыйм.--Ilnur efende (бәхәс) 19 ноя 2013, 15:07 (UTC)[җавап бирү]

Гермафродит - Хөнәсә

үзгәртү

Медицина - Табибият

үзгәртү

Хирург - Җәррах, Хирургия - Җәррахият

үзгәртү

Операция - Гамәлият

үзгәртү