Википедия:Пресс-релиз 6 ел
Татар Википедиясе эшли башлавына 6 ел булды!!!
үзгәртүВикипедия - ул халык энциклопедиясе. Аны һәркем тулыландыра һәм төзәтә ала. Шуңа да соңгы елларда ул куп илләрдә иң популяр интернет ресурларынын берсе булып тора. Татар интернетын да урап узмады бу вакыйга, 2003нче елның 15нче сентябрендә Википедиянең Татар бүлеге эшли башлады.
Быел (2009нчы елда) 15 сентябрь көнне Татар бүлегенә 6 яшь тулды! Хәзерге вакытта мәкаләләр саны инде дүрт мең өч йөзне узды. Википедиянең 266 тел бүлегеннән мәкаләләр саны буенча Татар бүлеге 118нче урында тора. Татар Википедиянең үзенчәлеге шунда ки, мәкаләләрне латин һәм дә, кирилл әлифбасында да язылалар.
Шулай да, эшлисе эшләр күп. Татар Википедиянең иң зур проблемасы - язучылар саны аз булу. Даими рәвештә Википедиянең Татар бүлегендә бары тик берничә кулланучы яза. Ә бит мәкаләләр белән тулыландырыр өчен теркәлергә дә кирәкми бит, ләкин, әйтеп узарга кирәк, теркәлгән кулланучыларның мөмкинлекләре зуррак.Татар халкыннан саны буенча ким булган чуашлар һәм якутлар исә, мәкаләләр саны буенча татарлардан алда баруы безгә әле интернет өлкәсендә үсеп кенә килүебезне курсәтә.
Бу мәкаләне бастырсагыз, Сезгә бик рәхмәтле булыр идек. Безнең адрес - tt.wikipedia.org.
Ихтирам белән, Татар Википедиясе администраторы.
Җибәрү
үзгәртүИсем | Интернет адрес | Җибәрелү |
---|---|---|
Азатлык радиосы | azatliq@rferl.org | Эшләнде |
"Ватаным Татарстан" газетасы | vatantat@melt.ru | Эшләнде |
"Шәһри Казан" газетасы | shahrkzn@mi.ru | Эшләнде |
"Татарстан яшьләре" газетасы | tatjash@yahoo.com | Эшләнде |
"Мәдәни җомга" газетасы | jomga@mi.ru | Эшләнде |
"Мәгьрифәт" газетасы | magrifat@inbox.ru | Эшләнде |
Bulmas.RU | info@bulmas.ru | Эшләнде |
Татар-Информ | info@tatar-inform.ru | Эшләнде |
Татмедиа | reception@tatmedia.ru | Эшләнде |
Интертат | info@intertat.ru | Эшләнде |
Татарстан -Яңа Гасыр телерадиокомпаниясе | pr@tnvtv.ru | Эшләнде |
Tatar.ru | dfa@kremlin.kazan.ru | Эшләнде |
Белем.ру сайты | ? | |
Безнең гәҗит | Редакциягә хат | Эшләнде |
Нәтиҗәләр
үзгәртүПресс-релиз җибәрү нәтиҗәләре:
- Матбугат сайтында “ТАТАР ВИКИПЕДИЯСЕ”Н БЕРГӘЛӘП КҮТӘРИК! дигән мәкалә чыкты.
- Азатлык радиосында «пәрәвез» - интернет яңалыкларында Татар Википедиясенең туган көне турында әйттеләр.