Википедия:Калыплар төзү өчен киңәшләр

Киңәшләр үзгәртү

Мета-калыпларны кулланыгыз үзгәртү

{{карточка}}, {{Геокар}}, {{Навигация буй}}, {{Navbox}}, {{Ambox}}, {{Userbox}} һәм башка шуның кебек калыплар инде төзелгән. Аларга нигезләнеп, сез тиз һәм уңайлы рәвештә үзегезнең калыпларны да булдыра аласыз. Шундый гамәл:

  1. хәзерге вакытта эшләүче калыплар системасына яңа технологияләр кертергә булыша;
  2. күрсәтелү кыяфәте стилен уңайлы рәвештә үзгәртергә мөмкинлек бирә.

Идентификаторларны юкка гына кулланмагыз үзгәртү

Берәр нинди аерым максат булмаса, калып тегларына id параметрын кертергә кирәкми. Элементның бизәнешен көйләү өчен дә аны кулланырга кирәкми, чөнки һәр стандарт идентификатор класс белән дубликатлана. Шулай ук, бер үк калып мәкалә эченә ике тапкыр куелырга мөмкин. Ә бер документта беръюлы ике id идентификаторы булу (X)HTML спецификациясенә туры килми.

Аңлаешлы классларны гына кулланыгыз үзгәртү

Төсе сезгә ошаса да, аның аркасында гына навигация буе өчен infobox классын кулланырга кирәкми. Шулай ук навигацион калыпларны wikitable классы кулланып бизәргә кирәкми. Ярыйсы дәрәҗәдә бер универсаль класс бар  — standard исемле, калганнарының үзенә күрә эшләү максаты бар.

Искергән калыпларны һәм технологияләрне кулланудан туктагыз үзгәртү

Әгәр сез калыпның озак вакыт үтүдән соң да бетерелүен аңласагыз, шул калыпны кулланмау турында алдан ук уйлап куярга сәбәп бар. Күз алдыгызга китерегез, шул искергән калыпны бетерүче калыпыгызның ничек эшләвен аңлап бетерә дә алмас. Шуңа күрә, шул калыпны дөрес итеп башкасына алыштыру урынына, ул алай-болай гына ясалган төзелмә куяр.

Калыпларны документлагыз үзгәртү

Һәрбер, хәтта бик гади саналган калыпыгызга документация өстәргә тырышыгыз. Калыпны күчереп узгәртү нульдән төзүгә караганда һәрвакыт җиңелрәк. Әгәр ул катлаулы икән, бу калыпның ничек эшләвен аңлау бик авырга төшәргә мөмкин. Шулай ук калыпның төркемнәр белән ничек эшләве, параметрларын дөрес билгеләмәгәндә нәрсә булуы турында да мәгълүмат өстәү әйбәт булыр. Документацияне {{doc}} калыпы ярдәмендә кертү киңәш ителә.

Калыпларны төзү һәм исемләү үзгәртү

Калыпларны һәрвакыт унификацияләтергә тырышыгыз. Һәм максатыгызга яраклы калыпның әле булмавын һәрвакыт тикшерегез. Мөгаен, яңа калып төзү урынына инде булган калыпны бераз үзгәртеп кулланырга була. Биш калып бер генә кыр белән аерылып торса, ул кырны параметр аша билгеләү кулайрак булыр. Андый вакытта:

  1. кузәтү һәм яңарту бер генә калып өчен дә җитәчәк;
  2. мөхәррирләр өчен буталчык туу ихтималын кечерәйтү.

Беръюлы берничә калыпны озак рәвештә үзгәртү вакытында шул калыпларга башкаларда булмаган параметрлар өстәлер. Еш кына вакытта бер үк мәгънәле параметрлар төрле калыпларда төрле исем йртә. Калыпларны берләштерергә авыр булса, аерым мета-калып төзү турында уйларга кирәк.

Калыплар күп тапкырлар кулланыла, шуңа күрә аларны аңлаешлы мәгънәдә, дөрес һәм уңайлы итеп исемләргә кирәк. Мөхәррирләр аларны авырлыклар кичермичә кулланырга тиеш.

Калыпларны табигый, әдәби туган телдә исемләү аларның мәгънәсен җиңел күрсәтсә дә, күпчелек мөхәррирләргә төймәсарда булмаган символларны куллану җайсыз булыр. Калыпны чакыру командасы итеп аңлатырга тырышу еш вакытта аңарда баш хәрфләр, буш урыннар кулланмауга һәм, гомумән, исемнең мөмкин кадәр дәрәҗәдә кыскаруына китерә. Мөхәрирләргә җайлырак булсын өчен күчерү механизмын куллану кирәк.

Әгәр җәмгыять калыпның төп исеме нинди булырга тиеш икәне буенча килешүгә ирешмәсә, кирәклеге һәркем дә аңлый торган очраклардан кала, калыпларның исемнәрен үзгәртү киңәш ителми. Шулай ук, мәкаләләргә калыпларның исемен генә үзгәртүче төзәтүләр кертү аеруча негатив реакция китерергә мөмкин — шундый гамәл кылганчы, аның турында алдан фикер алышырга кирәк.

Артык кыска юк-бар калыплар ясамагыз үзгәртү

Кайвакыт эчендәге кодлары исеменнән дә кыска булган калыплар төзелә һәм хәтта киң кулланыла. Мәсьәлән, бу ике код бер үк эш башкара:

{{Мәкаләләр эчендә генә төркем!|Төркем исеме}}
{{#if: {{NAMESPACE}} || [[Төркем:Төркем исеме]] }}

Әмма кире очраклар да була:

  1. калыпның кечкенә өлеше генә үзгәртелә торган булса, бу гамәл калыпның үзгәртүләр тарихын акртык кечкенә үзгәртүләр язмалары белән чүп-чарларга бирми;
  2. бизәүне унификацияләргә мөмкинлек бирсә;
  3. бизәүнең кайсыдыр өлешен калыпларда куллану авырлыклар тудырса яисә бөтенләй мөмкин булмаса.

Бер генә мәкаләдә бер генә тапкыр кулланылачак калыпны төзергә киңәш ителми[1].

Төркемләү шартлары турында уйлагыз үзгәртү

Калып коды эченә төркемләү өстәгәнче, калыпыгыз нинди битләр өчен максатланганын уйлагыз.

{{#if: {{{nocat|}}} || <includeonly>[[Төркем:Төркем исеме]]</includeonly> }} кыяфәтендә nocat параметры турында алдан уйлап куегыз. nocat=1 дип куйганда (бу ысул еш кулланыла), калыптагы төркемәү механизмы сүндерелер.

Калыпларның үзләрен дә төркемләргә онытмагыз. Моның өчен төркемнәрне <noinclude>[[Төркем:Калыплар төркеме исеме]]</noinclude> теглар эченә куярга кирәк. Төркемләүне документация битендә ясатырга киңәш ителә.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Шул ук вакытта, әле хәзергә бер генә мәкаләдә кулланыла торган, ләкин башка мәкаләләрдә файда китерә алган калып төзү, әлбәттә, хуплана.

Шулай ук карагыз үзгәртү