Википедия:Калыпларны мөхәррирләү һәм сынау

Кыска юнәлтү сылтамасы ВП:СЫНАУЛАР

Калыплар MediaWikiның көчле кораллары булп тора. Ләкин тәҗрибәле кулланучылар да калыпларның разметкасын ясаганда һәм парсер функцияләрен кулланганда хаталар ясый ала. Шуңа күрә, хаталарны булдырмас өчен, калып кулланган битләрне бозмас өчен һәм Википедия серверларына артык эш өстәмәс өчен катлаулы калыпларга комлыкны һәм тикшерү мисалларын өстәргә була.

Ысулны кайчан кулланырга киңәш ителә үзгәртү

Гомумән, комлык һәм сынаулар теләсә нинди калыпны төзүдә кулланырга була. Ләкин түбәндәге очракларда куллану аеруча әһәмиятле:

  • калып меңләгән битләрдә кулланылса;
  • калып, шартлы операторлар һәм тармаклану операторлары кулланып, күпсанлы параметрларга бәйлелектә эшләү нәтиҗәләрен үзгәртеп, парсер функцияләрен чакырганда.

/комлык һәм /сынаулар асбитләрен ничек ясарга үзгәртү

Комлыкны һәм сынау битен ясауның ике ысулы бар:

  • Калыпның {{doc}} калыпы аша кушылган документациясе булса, документациянең аскы колонтитулында комлык һәм сынаулар өчен ярдәмләүче сылтамалар күрсәтелер. Шул сылтамалар аша комлык асбитен ясаганда, калыпның бар эчтәлеге комлыкны мөхәррирләү битенә күчерелер, ә сынаулар асбитенә — {{Калып сынаулары}} калыпын өстәлер.
  • Битләрне үзегез ясыйсыгыз килсә, Калып:Х калыпына игътибар итик:
  1. Калып:Х/комлык һәм Калып:Х/сынаулар асбитләрен төзергә кирәк. Асбитләрнең исемнәре кечкенә хәрефләр белән языла;
  2. Калып:Х калыпындагы кодны Калып:Х/комлык битенә күчереп алыгыз;
  3. Калып кодында <noinclude> тегы белән {{doc}} калыпының кертелүе генә чолгап алынса, кодны тулаем иттереп күчереп алыгыз. Башка очракта — <noinclude> тегы белән чолгап алынмаган текстны гына. Һәм ахырына <noinclude>
    {{калып комлыгы}}
    </noinclude>
    кодын өстәгез.
  4. ({{Х| .... }}) калыпы куллануның берничә очракларын шул калып кергән битләрдән Калып:Х/сынаулар битенә күчереп алыгыз;
  5. Калып:Х/сынаулар битендә калыпны куллануның һәр очрагында, Х калыпын чакыруын Х/комлык дигәненә алыштырып, дубльләгез. Шулай эшләгәндә иске һәм яңартылган калыпларны бер берсе белән чагыштырып булачак;
  6. Шулай ук сынау битенең {{Калып сынаулары}} хәбәрнамә калыпын Калып:Х/сынаулар асбитенә өстәгез.

Аннары ничек кулланырга үзгәртү

  • Калыпның хәзерге версиясен комлыкка күчереп алыгыз (өстәге 2—3 пунктларын карагыз).
  • Комлыкта теләгән үзгәртүләрегезне ясагыз.
  • Сынаулар битендә нәтиҗәләрне карагыз.
  • Бөтен нәрсә әйбәт булса һәм сезне канәгатьләндерелсә, комлыктагы яңа кодны калыпыгызга кире күчереп алыгыз.

Шулай ук карагыз үзгәртү