Википедия:Бәйгеләр/Фәнни фотография/2023


«Википедия өчен фәнне төшер» фәнни иллюстрация бәйгесе!
Фәнни темаларга багышланган Википедия мәкаләләрен заманча сыйфатлы фотографияләр һәм медиафайллар белән сурәтләүгә ярдәм итегез
Үздырылу чоры: 2 апрель - 31 май 2023
24 призлы урын: сигез номинациясенең һәрберсеннән өчәр җиңүче 10 000 сум күләмендә акчалата приз белән бүләкләнәчәк.

Бәйгенең рәсми татарча битеКатнашу һәм сурәтләрне йөкләү
Төп оештыручысы: «Викимедиа РУ» коммерциячел булмаган илкүләм Россия вики-волонтёрлары партнёрлыгы:
* Эшчәнлеге турында
* Нигезнәмәсе (рус.)
* Таныклыклары (рус.)
Призлар спонсоры: «Наука» иң популяр Россия фән-белем каналы.
Күптелле Википедиянең фәнни темаларга мәкаләләрне сурәтләү өчен кулланылачак фотография һәм иллюстрацияләр йөкләү марафон бәйгесе Россиядә 2015 елдан бирле үткәрелә (рус.).

Бу битнең кыска адресы https://w.wiki/6XZX

2023:Номинацияләр үзгәртү

  1.   Фәндәге кешеләр. Галимнәр үз табигый яшәү мохитләрендә.
  2.   Микросурәтләр. Монда микроскоп ярдәмендә ясалган сурәтләр керә.
  3.   Фотографик булмаган материаллар. Санак ярдәмендә булдырылган сурәтләр, аудио и видео файллар, фәнни визуализация: инфографика һ.б.
  4.   Сурәтләр серияләре. Бер темага багышланган 2-10 сурәт, кадрлар сериясе буларак йөкләнелә. Бер яки берничә файлда була алалар.
  5.   Табигать. Табигатьнең бар чагылышларына багышланган фәнни фотографияләр.
  6.   Космос. Иң киң мәгънәдә космос һәм космонавтикага бәйле булган бар әйберләр.
  7.   Безне чолгап алучы фән. Югарыдагы категорияләргә кермәгән бар башка сурәтләр: археологиядән зоологиягә, вулканологиядән астрономиягә кадәр.
  8.   Дөнья океанын тикшергәндә. Тоз составы уртаклыгы белән билгеләнгән Җирнең су тышлыгына багышланган иллюстрацияләр һәм фотографияләр.

Җирле оештыручылар үзгәртү

Татарча бүлектә   Викимедиа җәмгыятенең татар телле катнашучылары төркеме тарафыннан тәкъдим ителә.