Википедия:Бәйгеләр/Татар 4.0/2022/Бәяләү җәдвәле
Кабул ителгән яңа мәкаләләр һәм тулыландырылган мәкаләләр арасыннан очраклы сайланган битләрен бәйләү тәртибе.
Катнашучы туплаган баллны исәпләү өчен, аның бәйгегә керткән мәкаләләреннән:
- Һәрбер категориядән (яңа һәм тулыландырылган) икешәр мәкаләсе сайланыла,
- түбәндәге тәртип буенча бәяләнә һәм уртача баллары исәпләнелә (бәяләнгән мәкаләләрнең бәхәс битенә астагы таблица тутырылган килеш урнаштырыла, сылтамасы бәяләү битендәге җәдвәлгә урнаштырыла),
- Аерым мәкаләне бәяләү процессы видеосы («Минем Татарстан 2020-2021» үрнәгендә, тәртип гомумән шул ук — махсус жюри кораллары преквалификация өчен генә кулланыла)
- категория өчен исәпләнгән уртача баллары бу катнашучының бәйле категориядәге мәкаләләр санына тапкырлана, аннары суммалаштырыла,
- бәйге башлану көненә вики-тәҗрибәсе 12 яки 6 айдан ким булганнарының өлеше бәяләү бите җәдвәлендә *2 яки *3 тапкырлана.
«Татар 4.0 - 2022» вики-марафоны мәкаләләрен бәяләү җәдвәле
үзгәртү«Татар 4.0 - 2022» бәйгесе чикләрендә булдырылган мәкаләне бәяләү җәдвәле:
# | Критерий | күрсәткеч | +/* |
1 | Кереш өлеше: Феноменның әһәмиятлелеген һәм асылын кыскача ачыклаучы кереш бүлеге (калганын укымасам, нәрсә белүем җитә, юк - бар - темага юлны ача - җитәрлек аңлата) | 0-1-2-3 | + |
2 | Мәгълүмати калыплар: {{УК}} яки тематик карточкасы, {{Тышкы сылтамалар}}, {{Бу темага Татнетта}}, башка төр навигацион калыплар | 0-1-2-3 | + |
3 | Тексттагы вики-сылтамалар: Мәкаләдән башкаларга вики-сылтамалар урнаштырылган (0/1-5/6-15/16+, визуаль) | 0-1-2-3 | + |
4 | Мәкалә сурәтләнгән | 0-1-2-3 | + |
5 | Чыганаклар: Мәгълүматны тикшереп алу өчен бәйсез чыганакларга искәрмәләр, сылтамалар, аларның күләме, табу җиңеллеге һәм абруйлылык дәрәҗәсе | 0-1-2-3 | + |
6 | Төркемләү төгәллеге | 0-1-2-3 | + |
7 | Мәкалә структурасы: Стандарт бүлекләре барлыгы, детальлелеге | 0-1-2-3 | + |
8 | Татар фәнен һәм чыганакларын популярлаштыру: ТР ФАнең татар институтлары, Татмедиа, Бөтендөнья татарлар конгрессы басмалары һәм башка татар телле сайтлары мәкаләләренә, Викимәгълүмат элементында — «Tatarica» энциклопедиясенең бәйле татар/рус версияләренә сылтама урнаштыру | 0-1-2-3 | + |
9 | Татар теле һәм стиль: Белешмә-энциклопедик стильдә, нейтраль караштан, лексика сайлавы. | 0-1-2-3 | + |
10 | Текст күләме: (Стандарт, 6000+, 9000+, 12000+) | 0-1-2-3 | + |
11 | Викимәгълүмат: ясалма интеллект аңларлык элементы татарчалаштырылган: (0/Тамгасы/Тасвирламасы/Синонимнары) | 0-1-2-3 | + |
12 | Викимәгълүмат: элементы фактлар белән тутырылган: (0/1-5/6-15/16+, визуаль) | 0-1-2-3 | + |
13 | Викимәгълүмат: элемент чыганаклар белән дәлилләнгән: (0/1-5/6-15/16+, визуаль) | 0-1-2-3 | + |
14 | Википедия:Бирегә нәрсә сылтый: Мәкалә Вики эченә яхшы кертелгән (0/1-5/6+, сул баганадан Кораллар: Бирегә нәрсә сылтый төймәсенә басып күренә) | 1-2-3 | * |
15 | Википедия:Таләп ителгән көч: Тулыландыру (1), тәрҗемә юлы белән булдырылган яңа мәкалә (2) яки чыганаклар буенча язылган яңа мәкалә (3) - Мәкалә тарихыннан һәм вики-ара тикшерү белән билгеләнә. | 1-2-3 | * |
16 | Викимәгълүмат:Бирегә нәрсә сылтый: Элемент Вики эченә яхшы кертелгән (0/1-5/6+, сул баганадан Кораллар: Бирегә нәрсә сылтый төймәсенә басып күренә) | 1-2-3 | * |
Нәтиҗә: ([1]+[2]+[3]+[4]+[5]+[6]+[7]+[8]+[9]+[10]+[11]+[12]+[13])*[14]*[15]*[16]= | 0-1053 |
Казый --~~~~