Википедия:Белем җәүһәрләре 2011

Диплом

«Белем җәүһәрләре» II дөньякүләм интернет-проектлар бәйгесендә Татар Википедиясе беренче урынга, ягъни Белем җәүһәре исеменә лаек булды. «Тематик ресурс - иҗади җәүһәр» номинациясендә 10 сайт катнашты, аларның алтысы финалга чыкты.

Бәйгедә барлыгы 41 сайт катнашты, алар арасында 29 проект финалга чыкты. Беренче урынга, ягъни Белем җәүһәре исеменә 3 проект лаек булды: Татар теле укытучысы Җәлилова Гөлназ сайты, Казан дәүләт аграр университеты һәм Татар Википедиясе.

Җиңү билгесе буларак Википедиягә матур статуэтка бүләк ителде.

Шулай ук электрон китап, Тукайга багышланган дисклар җыентыгы һәм 2 китап (Р. Фәхретдиннең «Асар»ы һәм Тукай сәнгатьтә) бүләк ителде. Википедия кулланучыларыннан аларга кемнең ихтияҗы бар? Шушы бүләкләр язмышын хәл итик.

Бүтән тәкъдимнәр булмау сәбәпле, болай эшләргә тәкъдим итәм: электрон китапны Илназга (Zahidulla) бирергә тәкъдим итәм. Ул Татар Википедиясенә гаять зур кертем ясаган. Дисклар җыентыгын һәм 2 китапны исә мин 2 лицей-интернатның татар теле укытучылары кабинетына бирергә тәкъдим итәм. Укытучылар аларга файдалы кулланылыш табырлар.--Рашат Якуп 12 ноя 2011, 04:26 (UTC)[җавап бирергә]
Укытучыларга бирергә мин каршы, чөнки алар Татар Википедиясе өчен бернидә эшләмәделәр. Эшлисең, ә кемдер башка бүләк ала. Аларга эшләгән өчен хезмәт хакы түлиләр, ә Википедиячеләр бушка эшлиләр. Өстәвенә алар дәүләт струтурасы, ә дәүләт безгә булыштымы? Рашат, таныш-белешләрегез, дус-ишләрегез күп булса, электрон китапка да хуҗа табыгыз алайса. --Zahidulla 12 ноя 2011, 06:51 (UTC)[җавап бирергә]
Соң китаплар аларның үзләренә түгел, ә дәрестә куллану өчен бирелер бит. Бу очракта китаплар кемнеңдер киштәсендә тузанланып түгел, ә балаларга белем биреп хезмәт итәр иде. Башка тәкъдимнәрегез булса, рәхәтләнеп әйтегез. Соңгы җөмләгезне исә шәхсән үземне мыскыллау дип кабул итәм. Теләгән әйберләрне әйтегез, тик намусыма тимәгез, зинһар.--Рашат Якуп 12 ноя 2011, 07:36 (UTC)[җавап бирергә]
Гафу үтенәм. Игътибар итсәгез, мин 6 ноябрь көнне үземнең гаризамны кире каккан идем. Бүләкләргә минем ихтыяҗым юк. Кемнең ихтыяҗы бар — шуңа бирегез. Ят (Татар Википедиясендә катнашмаган) кешеләргә бирүгә мин каршы. --Zahidulla 13 ноя 2011, 11:26 (UTC)[җавап бирергә]

Сылтамалар үзгәртү