Васыятьнамәгражданның үзе исән вакытта милкен мирас итеп тапшыру турында язып калдырган теләге, үтенече. Васыятьнамә — язу урыны һәм вакыты күрсәтелеп төзелергә һәм васыятьнамә язучының үз кулы белән имза куелып, нотариус тарафыннан расланырга тиеш. РФ ГКның 541 нче статьясында васыятьнамәнең нотариус тарафыннан түгел, ә башка хезмәт урынындагы затлар тарафыннан раслану мөмкинлеге очраклары да каралган: хәрби часть командиры, судно капитаны, хастаханәнең баш табибы, экспедиция башлыгы һ. б.

Мисал үзгәртү

Васыятьнамә
Алабуга шәһәре, ике мең бишенче ел, җиденче апрель.
Мин, Әхмәтшин Гариф Закир улы (адресым: Алабуга шәһәре, Тынычлык урамы, 15 нче йорт, 61 нче фатир), бу васыятьнамә белән түбәндәге күрсәтмәне бирәм:
1. Үлгән көнемә минеке булган барлык мөлкәтемне, ул нәрсәләрдән генә торса да, кайда гына булса да, мин Гарипов Ирек Габдулла улына васыять итеп калдырам.
2. Россия Федерациясе Граждан кодексының 527 нче статьясы эчтәлеге миңа аңлатылды.
3. Васыятьнамәнең бер нөсхәсе_______ дәүләт нотариаль конторасында (нотариаль контораның адресы) саклана, бер нөсхәсе васыять язучы Әхмәтшин Гариф Закир улына бирелә.
                                                                                          _______________
                                                                                                           (имза)               
Бу васыятьнамә 2005 нче елның егерменче апрелендә дәүләт нотариаль конторасы нотариусы И. А. Моратов тара­фыннан расланды.
Васыятьнамәгә Әхмәтшин Гариф Закир улы тарафыннан мин барында имза куелды. Васыять калдыручының шәхесе ачыкланган, хокуктан файдалану сәләте тикшерелгән.
Дәүләт нотариусы _____________ И.А.Моратов
                                       (имза)
Мөһер

Чыганаклар үзгәртү