Валерий Сандриков

Рәсәй Фәннәр Әкәдимиясе әкәдимиге

Сандриков Валерий Александрович (24 октябрь 1941 ел, Сарыагаш районы Кздакъ ССР ы) — ССРБ һәм Россия галим-физиологы, медицина фәннәре докторы (1981), профессор (1981), Россия Медицина фәннәре академиясенең мөхбир әгъзасы (2007), Россия Фәннәр академиясе академигы (2013).

Сурәт
Җенес ир-ат
Ватандашлык Flag of the Soviet Union.svg СССР
Flag of Russia.svg Россия
Туу датасы 24 октябрь 1941(1941-10-24) (81 яшь)
Туу урыны Күкболак (Келес районы), Сарыагашский район[d], Төркестан өлкәсе, Казакъ Cовет Социалистик Республикаcы, СССР
Һөнәр төре университет профессоры
Эшчәнлек өлкәсе физиялугия
Эш урыны Российский научный центр хирургии имени академика Б. В. Петровского[d]
Әлма-матер Беренче Мәскәү медицина университеты[d]
Гыйльми дәрәҗә академик[d] һәм профессор[d]
Академик дәрәҗә медицина фәннәре докторы[d]
Бүләкләр
орден Почёта ССҖБ дәүләт премиясе РФ Хөкүмәтенең фән һәм техника өлкәсендә мөкәфәте заслуженный деятель науки Российской Федерации Почётная грамота Президента Российской Федерации орден «За заслуги перед Отечеством» IV степени
Commons-logo.svg Валерий Сандриков Викиҗыентыкта

БиографиясеҮзгәртү

Валерий Александрович Сандриков 1941 елның 24 октябрендә Казакъ ССР-ының Көньяк Казакъстан өлкәсе Сарыагаш районында туган[1], анда әнисе — Анна Сергеевна Сандрикова (1920-1964) эвакуацияләнә[2]. Әтисе — Александр Григорьевич Сандриков (1922-2007) Бөек Ватан сугышында катнашучы, генерал-лейтенант, Кораллы Көчләрдә кадрларда 46 елдан артык хезмәт итә[3].

1947 елда гаилә Мәскәүгә әйләнеп кайта, Валерий Александрович урта мәктәпнең беренче классына укырга бара[2]. 1967 елда В.А.Сандриков И. М.Сеченов исемендәге Мәскәү медицина институтының дәвалау факультетын тәмамлый. Калининградта (хәзер — Королев шәһәре) шәһәр дәваханәсенең кардиология бүлегендә табиб булып эшли.

1969 елда Эксперименталь һәм клиник хирургиясе фәнни-тикшеренү институтының физиология бүлегендә эшли башлый[4]. 1972 елда кандидатлык диссертациясе яклый.[5].

1975 елдан интраоперацион диагностика лабораториясе — профессор В.В.Зарецкий инициативасы буенча оештырылган илдә мондый беренче лаборатория җитәкчесе. 1981 елда «Интраоперационная оценка гемодинамики сократительной функции миокарда и критерии адекватности коррекции приобретенных и врожденных пороков сердца» темасына диссертация яклый. Шул ук елларда аңа кардиология һөнәре буенча профессор исеме бирелә[6].

1981 елда В.А. Сандриков кан электромагнит чыгымнарын эшләү һәм киң кулланышка кертү эшләре циклы өчен ССРБ Дәүләт премиясена лаек була[7].

1988-1993 елларда клиник физиология, инструменталь һәм нур диагностикасы бүлеге җитәкчесе, 1993 елдан алып 2015 елга кадәр академик Б. В. Петровский исемендәге Россия хирургия фәнни үзәгендә фәнни эшләр буенча директор урынбасары булып эшли[2], 2015 елда инструменталь һәм нур диагностикасы бүлегенә мөдирлек эшенә кире кайта[1].

1999 елда И. М. Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү медицина университеты профессиональ белем бирү институтының функциональ һәм ультратавыш диагностикасы кафедрасын җитәкли.

2004 елда РМФА әгъза-корреспонденты итеп сайлана, 2007 елда – РМФА медицина-биология бүлеге буенча мөхбир әгъзасы, 2013 елдан академик Б.В.Петровский исемендәге Россия хирургия фәнни үзәгенең мактаулы академигы, 2011 елдан медицинада ультратавыш диагностика белгечләре Россия ассоциациясенең мактаулы әгъзасы (РАСУЛ)[8].

600-ләп фәнни эш, уйлап табуга 4 кәгазь һәм 2 патент авторы. Аның җитәкчелегендә 18 докторлык һәм 65 кандидатлык диссертациясе яклана[1].

Сайланма хезмәтләреҮзгәртү

  • Сандриков В. А. Динамика насосной функции сердца — Наука, 1989, — 148 с.
  • Сандриков В.А. Клиническая физиология. Диагностика- новые методы — Аир арт. 1998. — 223 с.
  • Сандриков В.А. Клиническая физиология трансплантированной почки — Наука/ Интрепериодика, 2001. — 282 с.

Наградалары һәм казанышларыҮзгәртү

  • ССРБ Дәүләт премиясе (1980)[9].
  • IV дәрәҗә «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены [9] (2008)
  • Почет ордены[9]
  • Россия Федерациясе Президентының Мактаулы грамотасы[9]
  • Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендә хөкүмәт премияләре (2002)[10]
  • Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендә хөкүмәт премияләре (2012)[11]
  • Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (2003)[9]
  • Бурят Республикасының атказанган фән эшлеклесе[9]
  • В.В.Парин исемендәге Россия Медицина фәннәре академиясе Президиумының дипломы[9]
  • А.А.Богомолец исемендәге Россия Медицина фәннәре академиясенең бүләк дипломы[9]

Составына керә.[9]:

  • Эхокардиография буенча халыкара комитет (АКШ),
  • Россия кардиология җәмгыяте,
  • Б.В.Петровский исемендәге Россия хирургия фәнни үзәгенең Галимнәр һәм Саклану советы,
  • РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының ГУН Бөтенрусия НИМИ гыйльми советы,
  • Химия, медицина һәм фармацевтика сәнәгатен, шулай ук Россия биотехнология комплексын үстерү өлкәсендә чараларны гамәлгә ашыру буенча фәнни-техник совет.

Өстәмә мәгълүматларҮзгәртү

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 1,2 К 75-летию академика РАН профессора Валерия Александровича Сандрикова // Трансплантология. 2016. № 4. С. 76—77.
  2. 2,0 2,1 2,2 Человек — энергия (интервью с Сандриковым В. А.) // Больница. 2006. № 9. C. 3—4.
  3. А. Г. Сандриков // Красная звезда. 2007. 25 декабря
  4. Академику Сандрикову Валерию Александровичу — 75 лет! Сайт РАН
  5. Сандриков В. А. Электромагнитная флоуметрия и манометрия в хирургии сосудов: (Экспериментально-клиническое исследование): Автореферат диссертации на соискание ученой степени кандидата медицинских наук. Науч.-исслед. ин-т клинич. и эксперим. хирургии. Москва, 1972.
  6. Константинов Б. А. С ним бы я в разведку пошёл! // Больница. 2006. № 9. C. 8.
  7. Константинов Б. А., Соколов В. И. Тридцать лет вместе с Научным центром хирургии Российской академии медицинских наук. М., 1997. С. 148—149.
  8. Сандриков В. А. на сайте РАСУДМ
  9. 9,0 9,1 9,2 9,3 9,4 9,5 9,6 9,7 9,8 К 75-летию Валерия Александровича Сандрикова // Неотложная медицинская помощь. Журнал им. Н. В. Склифосовского. 2016. № 4. С. 94.
  10. Постановление Правительства РФ от 18 февраля 2003 года № 112 «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2002 года в области науки и техники»
  11. Распоряжение Правительства РФ от 27 февраля 2013 года № 254-р г. Москва «О присуждении премий Правительства Российской Федерации 2012 года в области науки и техники»