Википедиядә Петров фамилияле башка кешеләр турында мәкаләләр дә бар.

Валерий Петров
Туган 9 сентябрь 1941(1941-09-09) (82 яшь)
Олы Кайбыч авылы
Һөнәре сәламәтлек саклау ветераны
Бүләк һәм премияләре «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе

Петров Валерий Иван улы (09.09.1941; Олы Кайбыч, Кайбыч районы, ТАССР) — сәламәтлек саклау ветераны, сәламәтлек саклау отличнигы. Түбән Кама шәһәренең урология хезмәтен оештыручы, Түбән Кама шәһәренең шәрәфле ватандашы.

Биографиясе үзгәртү

Петров Валерий Иван улы 1941 елның 9 сентябрендә ТАССРның Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында туа.

1964 елда Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң, хезмәт эшчәнлеген Кайбыч район хастаханәсендә табиб-хирург буларак башлый. 1967 елда Минзәлә РҮХенә хирургия бүлеге мөдире итеп күчерелә.

1972 елда Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә уролог булып эшли башлый. Шәһәрнең урология хезмәтен оештыручыларның берсе булып тора.

1976 елда шәһәрдә беренче урология бүлеге оешканнан бирле күп еллар бу бүлекнең алыштыргысыз мөдире булып тора. Үзенең көндәлек эшендә урология хезмәтен камилләштерүгә һәм үстерүгә, белгечләрне әзерләүгә, яңа махсус диагностика һәм дәвалау методикаларын кертүгә зур игътибар бирә.

Петров В.И. Республиканың күрше районнарыннан авыруларга хезмәт күрсәтү буенча районара урология үзәге эшен җитәкли.

Берничә тапкыр Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының, шәһәр һәм район администрациясенең, Түбән Кама район-территориаль медицина берләшмәсе администрациясенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә. «Сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән бүләкләнгән.

Түбән Кама халык депутатларының берләштерелгән советы президиумының 1996 елның 27 августындагы 29-70 номерлы карары белән сәламәтлек саклау өлкәсендә озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Петров Валерий Ивановичка «Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданины» исеме бирелә.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү