Валериан Николаевич Вебер - ( 14 26 (1871) сентября , Петербург - 1940 елның 20 гыйнвары, Ленинград), Россия геологы һәм палеонтологы.

Валериан Вебер
Туган 14 (26) сентябрь 1871
Санкт-Петербург, Россия империясе[1]
Үлгән 20 гыйнвар 1940(1940-01-20)[1] (68 яшь)
Санкт-Петербург, РСФСР, СССР[1]
Күмү урыны Литераторские-мостки[d]
Әлма-матер Тау институты[d]
Һөнәре җирбелгеч
Эш бирүче Геология комитеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]
Фән өлкәсе: палеонтология[d] һәм җирбелем
Эш урыны: Геология комитеты[d]
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]

Биографиясе үзгәртү

1897 - Санкт-Петербургтагы Тау институтын тәмамлай.

1917-1918 - Геология комитетының беренче сайланган директоры.

1920 - Ленинград тау институты профессоры.

1923 - "Кыр геологиясе" курсын бастыра. (Геологик тикшеренү ысуллары. (Кыр геологиясе), 3 нче басма, Л. - М., 1937).

1925 - бер төркем фикердәш-укучылары белән берлектә таулы Төркестанның геологик картасын төзегән.

1937 - Геология һәм минералогия фәннәре докторы.

1939 - РСФСР-ның мактаулы фән һәм техника эшчесе.

1900 елдан үлеменә кадәр ул Геология комитетында эшләй (соңрак Бөтенроссия фәнни тикшеренүләр геологик эзләү институты ).

Төп хезмәтләре Үзәк Азиянең геологик төзелешен һәм файдалы казылмаларын өйрәнүгә багышланган. Галим нефть, арсен, кургаш, күмер һ.б. чыганакларын ача.

Валериан Николаевичның Челекен утравы буенча монографиясе зур әһәмияткә ия, ул сейсмолог буларак билгеле - ул Андижан, Ахалкалак һәм Шемаха җир тетрәүләрен өйрәнә.

Валериан Вебер трилобитлар палеонтологиясе буенча зур хезмәтләр авторы.

Валериан Николаевич Вебер Ленинградта 1940 елның 20 гыйнварында вафат була. Волков зиратында җирләнгән.[2][3]

Гаиләсе үзгәртү

  • Улы - Вебер, Василий Валерианович (1900-1987) - геолог-.нефтьче.

Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү

  • Марковский А. Валериан Николаевич Вебер // «Записки Всероссийского минералогического общества. Вторая серия». — 1940. — Т. 69. — Вып. 1.
  • Вебер, Валериан Николаевич — статья из Большой советской энциклопедии.