Вак тычканнар

Вак тычканнар (лат. Sicista) — кимерүчеләр отрядының тычкансыманнар гаиләсенә караган җәнлек.

Вак тычканнар
Сурәт
Халыкара фәнни исем Sicista J.E.Gray, 1827[1][2][3]
Таксономик ранг ыру[1][2][3]
Югарырак таксон Sicistinae[d][2]
Commons-logo.svg Вак тычканнар Викиҗыентыкта


ХарактеристикасыҮзгәртү

Гәүдә озынлыгы 5-7,7 см, авырлыгы 25 г чаклы. Йоны кыска, төсе җирәнсу-көрәннән алып көлсу-сорыга кадәр, аркасы буйлап буй кара сызык үтә. Борыны очлы, күзе кече, колагы овал, кара-көрән яки көрән, читләреннән саргылт каймалы. Арткы аягы алгысыннан 2 тапкыр диярлек озынрак. Койрыгы 8,5—10 см, алгыр, кыска каты төк белән капланган.

ҮрчүеҮзгәртү

Җенси яктан 1 елда өлгерә. Гадәттә, елына 1 тапкыр 4-6 бала тудыра. 2-3 ел яши. Эңгердә, төнлә, көн азагында шулай ук көндез дә актив. Кышын йокыга тала.

ТуклануыҮзгәртү

Бөҗәк һәм аларның курчаклары, үрмәкүч сыманнар һ.б. вак умырткасызлар, үсемлекнең чәчкәсе, миләш һәм орлыгы белән туклана.

ТаралуыҮзгәртү

Урман вак тычканы агач тамыры арасындагы бушлыкта, агач куышына, черек агач төбендә яши, кайвакыт туфракта кыска эннәр казый; дала зонасыннан башка Башкортстан республикасының бөтен биләмәсендә субасар әрәмәлектә, урман аланында очрый; дала вак тычканы — вак кимерүчеләрнең ташландык эннәрендә, Башкортстанның Җаек аръягындагы далаларында һәм болыннарында тереклек итә. 14 төре билгеле. Башкортстанда урман вак тычкан һәм дала вак тычканы тереклек итә.

Кеше өчен зарарыҮзгәртү

Вак тычкан йогышлы авырулар (талпан энцефалиты, туляремия һ. б.) таратучы.

ИскәрмәләрҮзгәртү