Вакифә Хәйруллина

Хәйруллина Вакифә Гыйльман кызы (1 март 1947 ел) — галим-философ, югары мәктәп укытучысы. Икътисад фәннәре кандидаты (1983), фәлсәфә фәннәре докторы (2008). Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2012), Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы (2004).

Вакифә Хәйруллина
Туган 1 март 1947(1947-03-01) (77 яшь)
Монас, Яныбаевский сельсовет[d], Балакатай районы, БАССР, РСФСР, СССР
Әлма-матер Башкорт дәүләт университеты
Бүләк һәм премияләре Башкортстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2012)
Гыйльми дәрәҗә: Икътисад фәннәре кандидаты (1983), фәлсәфә фәннәре докторы (2008)

Биографиясе үзгәртү

Вакифә Гыйльман кызы Хәйруллина 1947 елның 1 мартында Башкорт АССРның Балакатай районы Монас авылында туган.

Монас башлангыч мәктәбен тәмамлаганнан соң, Яныбай авылы урта мәктәбендә укыган. Мәсәгуть педагогия училищесын тәмамлаган[1].

1965нче елдан Үтәш һәм Әшәй мәктәпләрендә укыта[1].

1973 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган[2].

1973 елдан Уфа шәһәренең 20‑нче урта мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып эшли. 1974 елдан СССР Фәннәр академиясе Урал бүлеге Башкортстан фәнни үзәгенең Икътисади тикшеренүләр бүлегендә эшли, ә 1984 елдан шушы ук оешмада өлкән гыйльми хезмәткәр була[2].

1983 елда аспирантура тәмамлый һәм СССР Фәннәр академиясенең Икътисад институтында «Природные ресурсы и отраслевые структуры промышленности (на примере Башкирской АССР)» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый[1].

1989 елдан өзеклек белән Башкорт дәүләт университетында укыта: башта — өлкән укытучы, 1995 елдан — доцент[1].

1997-1998 елларда Башкортстан мәгарифне үстерү институтында директорның фән буенча урынбасары вазифасын башкара.

2008-2010 елларда Башкорт дәүләт университетының икътисадта математик ысуллар кафедрасы мөдире вазифасын башкаручы була[2].

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

100-дән артык фәнни хезмәт авторы.

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Хәйруллина Вакифә Гыйльман кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. (Тикшерелгән 26 февраль 2021)
  • Хайруллина Вакифә Гильмановна 2019 елның 3 декабрь көнендә архивланган. // Институт экономики, финансов и бизнеса Башкирского государственного университета.