Вәзиристан
|
Вәзиристан (фар. وزيرستان) – Пакистанның төньяк-көнбатышындагы Әфганстан белән чиктәш танылмаган дәүләт.
Мәйданы – 11 585 км² (шул исәптән якынча 5 000 – төньяк өлеше һәм 6 500 – көньяк). Пакистанның Төньяк һәм Көньк Вазиристан исемле административ берәмлекләрен үз эченә ала.
Халык саны (1998) – 791 087 кеше (шул исәптән 361 246 – төньяк һәм 429 841 – көньяк өлештә), нигездә пуштун кабиләләре.
Тарих
үзгәртү1893 елдан Вәзиристан – әфган хөкүмәтеннән һәм инглизләрдән бәйсез территория.
1947 елда Вәзиристан бәйсез Пакистан составына керә.
2001 елдан Вәзиристанга Талибан хәрәкәте үтеп керә һәм җирле кабилә башлыкларын кысрыклый, 2004 елда хакимиятне үз кулларына төшерәләр.
Ислами Вәзиристан дәүләте
үзгәртү2006 елның 14 февралендә Төньяк Вәзиристан территориясенең бәйсезлеге торгызылуы һәм Ислами Вәзиристан дәүләте төзелүе игълан ителә. Пакистан армиясенең үзәк хакимиятне торгызырга тырышуы уңышсызлыкка ирешә һәм яңа дәүләт Көньяк Вәзиристан хисабына җирләррен киңәйтә.
Ислами Вәзиристан дәүләтен бер дәүләт тә кабул итми.
Вәзиристанның армиясе пакистанлы һәм әфганстанлы берничә дистә мең сугышчыдан тора.