Вади́м Леони́дович Лёвшин (1896 елның 16 (28) гыйнвары, Корчева, Тверь губернасы, Россия империясе1969 елның 12 декабре, Мәскәү, ССРБ) — совет физигы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры, ике Сталин премиясе лауреаты.

Вадим Лёвшин
Туган 16 (28) гыйнвар 1896
Корчева[d], Тевир гөбернәсе, Россия империясе
Үлгән 12 декабрь 1969(1969-12-12) (73 яшь)
Мәскәү, СССР
Күмү урыны Тын зираты[d]
Ватандашлыгы  СССР
 Россия империясе
РСФСР[d]
Әлма-матер Мәскәү университетының физика-математика факультеты[d]
Һөнәре физик
Эш бирүче Русия дәүләт геология разведкасы университеты[d], РФА физика институты[d] һәм МДУның физика факультеты[d]
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе
Гыйльми дәрәҗә: физика-математика фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: профессор[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Вадим Лёвшин 1896 елның 16 (28) гыйнварында Тверь губернасының Корчева шәһәрендә (хәзер юкка чыккан) туа. Тверьда башлангыч училищены, аннары Кашиндагы Алексеевск реаль училищесын тәмамлый. 1913 елда Тверь гимназиясендә латин теле буенча имтиханны экстерн тапшыра һәм Мәскәү университетының физика-математика факультетына укырга керә, 1918 елда беренче дәрәҗә диплом белән тәмамлый[1].

1919—1932 елларда Физика һәм биофизика институтында, 1930—1935 елларда — Мәскәү университетының физика институтында эшли, 1934 елдан Фәннәр академиясенең П. Н. Лебедев исемендәге Физика институтында эшли. Берничә югары уку йортларында укыта. 1930—1935 елларда С. Орджоникидзе исемендәге Мәскәү дәүләт геологоразведка институтында (МГРИ) эшли (1933 елдан — профессор). 1944 елдан — М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты профессоры. 1945 елдан ВКП(б) әгъзасы.

Левшин 1944 елда Мәскәү дәүләт университетының оптика кафедрасында люминесценция буенча тикшеренүләрне яңадан башлый, бу аның «Сыек һәм каты матдәләр фотолюминесценциясе» монографиясенең нигезенә салынган (1951). Монография бу өлкәдә капиталь хезмәт була, ул ССРБда һәм чит илләрдә зур танылу ала. Тикшеренү Мәскәү электр лампалары заводында кертелгән отышлы люминесцент лампаларны эшләү белән тәмамлана. 1951 елда академик Сергей Вавилов һәм профессор Левшин җитәкчелегендәге галимнәр группасы люминесцент лампалар эшләгәне өчен Сталин премиясенә лаек була. Левшин җитәкчелегендә кристаллофосфор синтезлана, ул инфракызыл нурланыш тәэсирендә ачык яктылык бирә. Килеп чыккан экраннар типлаштырылган кыр һәм диңгез бинокльләргә куелган. Шулай итеп булдырылган төнге күрү корылмалары Кызыл Армия коралларына кабул ителә һәм аеруча төньяк портлардан суднолар караваннарын чыгарганда киң кулланыла. Яктырткыч кристаллофосфор өстендәге эшләре өчен Левшин һәм аның коллективы Фәннәр академиясенең Л. И. Мандельштам премиясена (1947), ә аннары Сталин премиясенә (1952) лаек була[2].

1969 елның 12 декабрендә вафат була. Мәскәүдә Дон зиратында җирләнгән.

Улы — совет физигы Леонид Лёвшин (1927—2006).

Фәнни кызыксынулары һәм казанышлары үзгәртү

Вадим Лёвшин фотолюминесценция өлкәсендәге хезмәтләр авторы: полярлашкан люминесценция эксперименталь тикшеренү һәм теориясе, йоту һәм люминесценция спектрлары арасында элемтә кору (Лёвшин кагыйдәсе — көзгедәгечә симметрия законы), молекулаларның озак вакытлар яктыртуын һәм физик-химик факторларның люминесценциягә йогынтысын тикшерү. Кайбер эшләрендә кристаллофосфорның табигатен, кинетикасын һәм энергетикасын өйрәнгән. Люминесцент лампалар өчен люминофорның яңа төрләрен таба һәм тикшерә.

  • 1925 — полярлашкан люминесценция теориясен төзү (Лёвшин-Перрен формуласы).
  • 1926 — Сергей Вавилов белән бергә оптикада беренче сызыкча булмаган эффект — уранлил кушылмалары эремәләрнең кискен яктылык агымнарын сызыксыз йотуын ача.
  • 1934 — кристаллофосфоритларның яктырту процесларының рекомбинация характерын ачыклый.

300 дән артык фәнни эш авторы, шул исәптән: «Ялтырап торган составлар» (1936), «Сыек һәм каты матдәләр фотолюминесценциясе» (1951).

Бүләкләр үзгәртү

  • Ленин ордены;
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (10.06.1945);
  • медальләр;
  • II дәрәҗә Сталин премиясе (1951) — люминесцент лампалар булдыру өчен;
  • II дәрәҗә Сталин премиясе (1952) — яңа яктылык составларын тикшергән һәм аларның эшләү теориясен эшләгән өчен;
  • Л. И. Мандельштам премиясе (1947);
  • РСФСР атказанган фән һәм техника эшлеклесе (1968).

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Лёвшин в ЭС «Тверская область»
  2. Московский университет в Великой Отечественной войне, 2020

Әдәбият үзгәртү

  • Лёвшин В. Л. (К 60-летию со дня рождения) // Оптика и спектроскопия. — 1956. — Т. 1, вып. 3.
  • Лёвшин Л. В., Тимофеев Ю. П. Вадим Леонидович Лёвшин. — М.: Наука, 1981.
  • Храмов Ю. А. Лёвшин Вадим Леонидович // Физики : Биографический справочник / Под ред. А. И. Ахиезера. — Изд. 2-е, испр. и доп. — М. : Наука, 1983. — С. 156. — 400 с. — 200 000 экз.
  • Московский университет в Великой Отечественной войне. — 4-е, переработанное и дополненное. — М.: Издательство Московского университета, 2020. — С. 103. — 632 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-19-011499-7.

Сылтамалар үзгәртү