ВаганихааРоссия Федерациясе Вологда өлкәсенең Шексна елгасы тамагы өлешендә торган утрау. Бу утрау Шексна елгасының Рыбинск сусаклагычына кушылган урынында, Череповец каласыннан көньяк-көнчыгышка таба берничә километрда урнашкан.

Ваганиха
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Вологда өлкәсе
Диңгез, күл яки елга эчендә яки янында урнашуы Шексна[d]
Карта

Флора үзгәртү

Ваганиха утравының көнчыгыш өлеше кызыл көртмәле җиләклеге һәм наратлык (агачларның уртача яшәү дәвере 60-80 ел тәшкил итә) урманнары белән капланган. Утрауның куаклар ярусында коричний гөлҗимеш, артыш, гади жимолость (аю баланы), кызыл бузина, озынча яфраклы ирга, ак свидина, балан, кура жиләге, кузаклы һәм кара карлыган, эт муелы (крушина), таллар һәм башка төрле куаклар җәелеп үсә[1].

Вагада утравының көнбатыш өлеше төрле үләннәр, башлыча кыр үләннәре, белән капланган. Бу кыр үләннәре үскән урыннар хәзерге вакытта колхозлар бетерелү һәм шәхси хуҗалыкларның кискен кимүе аркасында чабылмыйлар, шунлыктан тал һәм зирек агачлары белән актив рәвештә басыла башлаганнар. Яр буйлары күбесенчә иңкүлек үләннәре һәм күрән-камыш белән капланган, алар печән өчен яраклы түгел.

Фауна үзгәртү

Ваганиха утравында Россиянең төньяк - көнбатышы өчен уникаль булган соры челән колонияләре яши — ХХ гасырның 80 нче йыллары уртасында биредә 150 пар чамасы соры челән яшәгәне билгеле була, алардан тыш утрауда күп санлы кыр өйрәкләре (утка-гоголь), көртлек (озаннар) яши, монда пошиларның азык участкалары һәм бозаулау урыннары бар.

Заказнигы үзгәртү

XX гасырның 80 нче елларында Череповец металлургия комбинаты Ваганиха утравында дачалар өчен территорияләр биләргә була. Бу хәл утрауда яшәгән соры челән һәм башка төр кошларга бетү куркынычы белән яный. Шунлыктан урындагы кешеләр утрауда заказник булдыру инициативасын күтәреп чыгалар, аларның теләкләрен властлар ишетә һәм утрауда заказник булдырыла. Заказникның төп максаты булып соры челәннәрне һәм башка кошларны юк булудан саклау бурычы тора. Ары заказникта бөтен төр урман кисү, сунар итеү һәм төзелеш эшләрен алып бару канун тарафыннан тыела[2].

Искәрмә үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

  • Ваганиха (рус.). — Информация об ООПТ на сайте информационно-аналитической системы «Особо охраняемых природные территории России» (ИА «ООПТ РФ»): oopt.aari.ru.