Бөер авыртуы
Бөер организмдагы канны тәүлек дәвамында уртача 60 тапкыр уздыра.
Бөер авыртуы | |
Саклык белгечлеге | сидекбелем[d] |
---|---|
ICPC 2 идентификаторы | U14 |
NCI Thesaurus идентификаторы | C78593 |
Шуңа әлеге органның сәламәт булуы бик мөһим. Әгәр кешенең бөерләрендә ниндидер җитди тайпылышлар башланса, аның күңеле болгана, косасы килә, бил турысында көчле авырту сизелә. Таш утырганда да шундый ук билгеләр күзәтелә.
Бу авыру вакытында бөер лаканчыкларында таш ясалып, алар бөердә утырып калалар. Ташлар төрле химик составта булалар. Ешрак фосфат ташлары табыла. Алар фосфор кислотасының кальций, магний тозларыннан торалар. Сирәгрәк кузгалак кислотасы тозларыннан ясалган — оксалатлар, сидек кислотасыннан — уратлар, углекислотадан — карбонатлар барлыкка килә. Шулай ук аксым, ксантин, цистеин һәм сульфаниламид ташлары очрый.
Ташлар барлыкка килүгә сидек юлларындагы инфекцияләр, бөерләр җәрәхәте, бөер тукымаларына кан төшү, сидек тотрыклыгы, кайбер ави таминозлар (А, Д), минераллар алмашының бозылуы (гиперпаратиреоз), сидекнең РНы кискен үзгәрүе сәбәпче була.
Күп вакытта сидектән тозларның бүленеп чыгуы һәм таш ясалу лейкоцитлардан, кан төереннән, лаканчык эпителиеннан бүленеп чыккан күзә нәкләрдән торган органик «төш» тирәсендә барлыкка килә дип исәпләнә.
Клиник картинасын өянәк булмый торган чорга һәм бөер ташы өянәге — бөер чәнчүенә аералар. Өянәк булмаганда авырулар бернигә дә зарланмыйлар. Тик кайбер авы руларның гына умырткалык тирәсендә көчле булмаган авырту сизелеп тора. Кагыйдә буларак, авыруларда Пастернацкий симптомы уңай була.
Сидекне тикшергәндә сирәк кенә гематурия (сидектә кан булу) яки тоз кристаллары табыла.
Күп очракта авыруның беренче билгесе булып бөер коликасы өянәге тора. Бу вакытта таш сидек юлы аша уза. Өянәк еш кына сикәлтәле юлда яки күп итеп җәяү йөргәннән соң кискен башланып китә. Авырту бил тирәсендә барлыкка килеп, аска таба — сидек юлларына, җенес әгъзаларына күчә. Авырту бик көчле булганлыктан, авыру үзенә урын таба алмый, даими рәвештә үзенең торышын үзгәртеп карый. Вакыты-вакыты белән көчле авырту кими, ләкин бераздан соң ул тагын көчәя. Өянәк — еш булып тор ган сидек бүлеп чыгару һәм төрле рефлектор симптомнар (косасы килү, косу, эч кабару, эч китү, тәрәт булмый тору), кайвакыт рефлектор анурия (сидек капчыгына сидек килмәү) белән бергә күзәтелә. Сидектә аксым, эритроцитлар табыла. Таш сидек капчыгына үтеп керә алса, өянәк бетеп, авырту басыла. Күп вакыт — 95 процент очракта, таш (диаметры 6 мм га кадәр булганда) сидек юлы белән барып, тышка чыга.
Өянәкләрнең бер ай эчендә берничә тапкыр яисә берничә елга бер тапкыр булуы күзәтелә.
Типик өянәкләр булып торганда бөер чәнчүенә диагноз кую авыр түгел. Ә менә үт ташы авыруы булганда, бөер ташы авыруын аннан аера белергә кирәк. Үт ташы авыруы вакытында авырту югарыга, уң җилкәгә, калак сөягенә бирелә, сидек юлларында була торган күренешләр булмый. Бөер ташы авыруы вакытында авырту аска таба бирелә, җенес әгъзаларында сизелә. Диагноз кую өчен ультратавыш аппараты белән тикшерү уздыралар.
Бөерләрне рентген белән дә тикшерәләр, тикшергәндә ташның диаметры 5 мм булса, ачык күләгәдә оксалат, фосфат, карбонат тозлары яхшы күренә. Шулай ук ретроград урография (бөер һәм сидек юлларын рентгенология ысулы белән тикшерү), компьютер томографиясе һәм башка ысуллар кулланалар. Лаборатор анализлар белән сидектә булган үзгәрешләрне беләләр. Биохимик анализлар сидектә кальций, натрий, фосфор, магний ионнарын, оксалатлар, сидек кислотасы, цитратларны табарга ярдәм итә. Бөер лаканчыкларында ташлар озак утырса, кагыйдә буларак, пиелит (бөер лаканы ялкынсынуы) авыруы барлыкка килеп, алга таба ул . пиелонефрит авыруына әйләнә. Таш сидек юлында утырып калса, гид- ронефрозга (бөер лаканы һәм бөер тукымасы атрофиясе) китерә. Сидек йогышланса — пионефроз (бөер паренхимасын таркатуга китерүче үлекле ялкынсыну) авыруы барлыкка килә. 10 процент очракта бөердәге ташлардан дару эчеп тә дәваланырга мөм кин. Мондый ысул бигрәк тә урат тозлары утырганда шактый нәтиҗәле. Ләкин ул озакка сузыла, кеше айлар буе дару эчәргә тиеш була. Әгәр ташлар мөстәкыйль рәвештә чыкса, цистенал, артемизол, энатин, ависан кебек препаратлар ярдәмгә килә. Алар бактерияләргә каршы . корәшә, авыртуны баса һәм тынычландыра.
Антибактериаль терапияне антибиотиклар ярдәмендә уздыралар. Й о гышлы һәм ялкынсынулы авырулардан дәваланганда кулланыла торган дарулар эчәргә дә ярый.
Дәвалау методы булып, дарулар куллану тора. Уңышка ирешмәгән очракта хирургия методлары кулланыла. Операция ясаганчы, өянәк ва кытында авыртуны һәм спазмны бетерү өчен, блокада ясыйлар. Соңгы елларда дистанцион литотрипсия (сидек капчыгындагы ташларны ваклау операциясе) еш кулланыла башлады. Бу — ташлардан котылуның иң нәтиҗәле ысулы. Ультратавыш дулкыны, тукымалар аша кереп, бөер, сидек чыгу юлларындагы һәм сидек куыгындагы ташларны «куа». Таш ватылып, сидек белән чыгарга мәҗбүр була. Ультратавыш ярдәмендә хәзер 85 процент бөер ташы белән газапланучылар дәвалана. Процедура 30-60 минут эчендә авыртусыз башкарыла. Ләкин бу метод бар авыруларга да килешми. Әйтик, гәүдә авырлыгы 120 килограммнан арткан кешеләргә литотрипсия уздыруы кыен. Моннан тыш, таш ультратавыш үтеп керә алмый торган җиргә урнашкан булырга мөмкин.
Ташлар литотрипсиядән соң да барлыкка килә ала. Чөнки ул аларны барлыкка китергән факторларга йогынты ясамый. Литотрипсиядән кала эндоскопик операция дә ясарга мөмкин. Бу операция махсус катетер-эндоскоплар ярдәмендә башкарыла. Аны пациентның организмына тире яки сидек каналы аша кертәләр. Шуның ярдәмендә лазер нуры яки ультратавыш җибәрелә. Ул ташны вата. Табибның әлеге процессны монитор экраныннан күзәтеп торуы төрле ялгыш хәрәкәтләрдән саклый. Операциядән соң тәндә җөй эзләре калмый.
Ташларны операция ясап алу ысулы да кулланыла. Андый операцияне дәвамлы пиелонефрит белән авыручы кешегә яки кораллсыман таш булганда ясыйлар. Бу очракта ташны гына түгел, ә бөерне дә алырга туры килә.
Таштан котылу өчен һәм алар киләчәктә утырмасын өчен, табиблар бөерне чистартып торырга, таш утыруның сәбәпләрен ачыклап, аңардан арынырга киңәш итә. Аның өчен туклану тәртибен һәм яшәү рәвешен ; үзгәртергә кирәк. Диетаны матдәләр алмашы һәм ташның составына карап, табиб билгели.
Өянәк булмаган вакытта 2-2,5 литрга кадәр сыеклык эчү тәкъдим ителә. Тукланганда диета саклау файдалы. Урат ташлары (сидекчә кислотасы тозлары) барлыкка килгәндә ит шулпасы, ит, каһвә, кыздырылган, ысланган ит, әче сыр, каты чәй, кузаклылар, редис, шпинат, гәрчич, шоколад, алкогольне киметү яхшы. Ә сөт, үсемлек диетасы файдалы дип санала. Фосфатлы кальций ташлары булганда сөт, эремчек, салат, кузгалак, шпинат, бәрәңге, каһвә, шоколад кабул итүне киметергә кирәк, ит ашарга ярый.
Бөергә таш утырудан ничек сакланырга? Аның өчен елга ике тапкыр профилактика чаралары уздыру зарур. Дәвалануны җәй айларында баш лыйлар. Көн саен ач карынга 2 аш кашыгы зәйтүн мае эчәләр. Моннан тыш, 4-6 ай дәвамында көнгә 3-4 тапкыр 1 әр аш кашыгы кишер согы эчү файдалы. Суган төнәтмәсе дә алыштыргысыз профилактика чарасы булып санала. 0,5 литрлы банканың яртысына кадәр суган, калган өлешенә аракы салалар. 10 көн караңгы урында төнәткәч сөзеп, ашар алдыннан көнгә ике тапкыр 1-2 аш кашыгы эчәләр.
Таш булганда мондый рецепт ярдәм итә: 2-3 бөртек кипкән инҗирне 1 стакан сөткә салып кайнатып чыгаралар. Төнәтмәне кайнар килеш көн саен 1 стакан эчәләр.
Бөерне чистарту өчен мондый чара кулланыла: 1 стакан сыйфатлы аракыга 1 әр стакан кызыл чөгендер һәм әче торма согын салалар. Кат нашманы, караңгы урында 3 тәүлек тоткач, көнгә 3 мәртәбә—ашарга ярты сәгать кала 1 аш кашыгы эчәләр. Дәвалану курсы — 1 ай. Бөердәге таш ваклансын, комга әйләнсен өчен гөлбадран (пижма), әче торма, лимон, пихта мае файдалы. Ләкин ничек кенә дәваланырга уйла сагыз да, иң элек тикшеренү, табиб белән киңәшләшү шарт. Бөердә кискен авырту башланса, таш урыныннан күчүне аңлата. Андый вакытта кайнар ванна керергә һәм лимонлы чәй яки көтүче сумкасы, аю табаны үләне (толокнянка), тузганак белән петрушка тамырлары салып әзерләнгән төнәтмә эчәргә кирәк.
Бөер чистартуның иң нәтиҗәле чараларыннан берсе булып карбыз санала.
Карбыз сезонында берәр атна кара ипи белән карбыз гына ашап торырга мөмкин. Болардан кала, сидек бүлеп чыгара торган препаратлар кабул итү, күп хәрәкәтләнүләр яхшы нәтиҗә бирә.