Бөгелмә районы гербы

Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы гербы.

Бөгелмә районы гербы
Нигезләнү датасы 12 февраль 2007

Герб Бөгелмә муниципаль районы Советының XII сессиясе карары белән 2007[1] елның 12 февралендә расланган.

Герб 3186 теркәү номеры белән Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына һәм 101 нче номер белән Татарстан Республикасы Дәүләт геральдика реестрына кертелде.

Тасвирлама үзгәртү

«В червлёном поле с лазоревой оконечностью, завершённой серебром и обременённой серебряной рыбой, покрытой попеременно серебряной и лазоревой чешуёй, — зелёный холм и над ним — отвлечённый серебряный купол, завершённый малым шпилем».

Герб өч өлештән тора - кызыл, яшел һәм зәңгәр. Сонгыларын ак тәстәге дулкын бүлеп тора. Зәңгәр полоса уртасында балык сурәтләнгән, ә кызыл өлеш уртасында шпиль белән ак гөмбәз.

Герб символикасы үзгәртү

Герб символлар һәм аллегорияләр теле белән Бөгелмә районының мәдәни, тарихи һәм табигый үзенчәлекләрен чагылдыра.

Пеструшка балыгы сурәте төшерелгән зәңгәр дулкын район белән Бөгелмә шәһәренең тарихи бәйләнешен символлаштыра, аның тарихи гербында җирле елгаларның муллыгы билгесе итеп балык сурәтләнгән. Зәңгәр төс-намус, намуслылык, рухият һәм югары омтылышлар символы.

Көмеш дулкын Бөгелмәнең борылмалы елгасына һәм район территориясеннән ага торган башка елгаларны курсәтә.

Калкулык районның табигый-географик үзенчәлекләрен, аның рельефын ассызыклый: Бөгелмә районы республиканың иң биек өлешендә — шул ук исемдәге платода урнашкан. Яшел төс гербның табигать, авыл хуҗалыгы, сәламәтлек, тормыш үсеше һәм үсеш символы булып тора.

Бинаның ажур гөмбәзе районның һәм шәһәрнең тарихи мирасын символлаштыра, ул Татарстанның иң матур тарихи шәһәрләренең берсе булып тора.

Көмеш-чисталык, камиллек, тынычлык һәм үзара аңлашу символы.

Кызыл төс-хезмәт, көч, батырлык, матурлык һәм бәйрәм символы.

Герб тарихы үзгәртү

Гербның идеясе: Мәһдиев Н.Г. (Бөгелмә), Зартдинов А. Г. (Бөгелмә), Юсупов Р. Р. (Бөгелмә).

Район гербы Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә эшләп бетерелде:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Оксана Афанасьева (Мәскәү).


Искәрмәләр үзгәртү

Чыганаклар үзгәртү