Бәхәс:Milli Mäcles

Соңгы шәрех: 12 ел элек элек Zahidulla язды

Килешмим. Милли Мәҗлес, Тәрҗеман - "Коперник"тан ким түгел, алар кирәкле битләр. Бетерүе авыр түгел, бетермичә яхшырту турында уйланырга кирәк. Әлегә латиндагы битләрне төзәтергә мөмкинлек юк. Хәрефне-хәреф белән алыштыру - ул таш гасыр алымы. kk.wikipedia-да һәрбер мәкаләне өч төрле графикада карап була. Кирилда, латин-казакта һәм әрәпчә. Бетерү-бетермәү - ул беренче чиратта техник мәсәлә. Безгә дә конвертер кирәк. --Derslek 27 май 2011, 14:53 (UTC)Җавап бирергә

Сүз мәкаләләрнең кирәге бармы-юкмы турында бармый, сүз аларның сыйфаты турында. Татар Википедиясендә сыйфатсыз мәкаләләр саны бихисап: «Очраклы бит»кә баскалап карагыз әле. Әйе, безнең дә мәкаләләр санын киметәсе килми, тик мондый ише мәкаләләрнең булуыннан булмавы яхшырак. Соңгы үзгәртүләр битенең кызыл төскә бай булуы - безне дә шатландырмый, тик башка юл юк. Ә конвертер мәсьәләсе бездә ай саен калкып чыга. --Zahidulla 27 май 2011, 15:12 (UTC)Җавап бирергә
«Milli Mäcles» битенә кире кайту.