Бәхәс:Damask

Соңгы шәрех: 13 ел элек элек Jalanajak язды
«Damask» мәкаләсе һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлегенә керә.
Аны сайланган мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясе мөһим бурычларының берсе.

«Damask» mäqäläse härber tel bülegendä bulırğa tieşle mäqälälär isemlegenä kerä.
Anı saylanğan mäqälä statusına citkerü — Tatar Wikipediäse möhim burıçlarınıñ berse.


Ûzgertem, ûzgertem, achykmagyz, efendiler ;-)

Marat Vildanov ка: бу төрекчә түгел. бер мәкаләне син төрекчә дигәч мин инде төрекчә түгел ул диеп аңлаткан идем. татарча, әмма бары тик башка төрле орфография дигән идем. : http://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F:%D0%91%D0%B5%D1%82%D0%B5%D1%80%D2%AF%D0%B3%D3%99/%D0%90%D1%80%D1%85%D0%B8%D0%B2&diff=294545&oldid=prev дә "Ceygi Seğetke Köçiş" бүлегендә. --Qdinar 26 июн 2010, 11:32 (UTC)Җавап бирергә

Татар теленең үз кагыйдәләре бар. Орфография һәм грамматика бик тулы итеп татар теле дәреслегендә бирелгән. Шуны укып карагыз --Timming 26 июн 2010, 11:35 (UTC)Җавап бирергә
мин рәсми татар теле кагыйдәләрене беләм. бу сүзегезгә тагы да күбрәк аңлатманы Википедия:Бетерүгә/Архив битендә яздым, ул битнең адресын әле генә күрсәттем. һай аны бетереп атканнар икән! "Сәбәп: некропостинг" дигән! вакыты язылган бит инде? сөйләшергә ярамыймыни? фикер алышуны дәвам итергә ярамыймыни? кайда язылган болай язу ярамый диеп? Timming, сиңа, син бетергәнсең. менә ул минем аңлатмам монда күренә: http://tt.wikipedia.org/w/index.php?title=%D0%92%D0%B8%D0%BA%D0%B8%D0%BF%D0%B5%D0%B4%D0%B8%D1%8F:%D0%91%D0%B5%D1%82%D0%B5%D1%80%D2%AF%D0%B3%D3%99/%D0%90%D1%80%D1%85%D0%B8%D0%B2&diff=next&oldid=294710 . тел - бер нәрсә, рәсми кагыйдәләр - башка нәрсә. әлбәттә!!! һичшиксез! тел рәсми кагыйдәләрдән башка да яши һәм башка "миллион" дәлил.
Некропостинг ул бәхәс беткәч күп вакыттан соң килеп үз фикереңне язу һәм шуның белән соңгы сүз синдә калган сыман күрсәтү. Бу дөрес түгел, сезгә моның турыда Рашат Якупов бер язган иде инде. Тел кагыйдәсез дә яши, мин моның белән риза, әмма викидә кагыйдәләр буенча язу шарт. Падонак телендә әнә удафф.ком'да яза аласыз. --Timming 26 июн 2010, 14:26 (UTC)Җавап бирергә
сез бу кагыйдәне рашат якупов белән икегез генә уйлап чыгардыгызмы?? :) .мин соңгы сүз миндә калган итеп күрсәтер өчен язмадым! гомумән мин "соңгы сүз кемдә калу" дигән нәрсә дөрес дийеп уйламайм! :) . соңгы сүз дөрес булмаска да мөмкин! :) . кайбер кеше белән соңгы сүз миндә калсын дийеп чиксез бәхәс дәвам тиеп булмай, ардыра. укучы кем хаклы икәнен аңлай алырлык булса җитә. ә моны мин монда ни өчен язды дийеп уйлайсың ? :)) чөнки бу "архив" битенә күчерелде, шунда яздым инде. дәвам итеп. һәм "күп вакыт" үтте дийүең белән килешмәйм, ул сөйләшеүдән соң күп вакыт үтмәде бит! 2-3 атна тирәсе генә бугай... хәзер карыйм.. мин 29ынчы майдагы сүзгә җавапны 26ынчы ийүндә язганмын, тагын әле син дә 9ынчы июньдә бу темага язгансың. мин моны интернет-форумдагы тема шикелле итеп кабул итәм. бер айдан кимрәк вакыт сөйләшеү булмаган өчен теманы япмайлар, бигрәк тә шушындай пассив, аз сөйләшеүле сайтта. һәм әле мин күп вакыттан соң форум темаларыны ябып куйыу сәйәсәтене йаратып бетермәйм дә! ни булган инде, бәлки вакыт үткәч йаңа төрле фикер чыгадыр! әмма нигә кирәклегене аңлайм, иске күп-күп сөйләшеүләрне модерировать итүдән котылу өчен.
син бу язманың төрекчә булмавы һәм татарча булуы белән килешәсеңме инде?--Qdinar 26 июн 2010, 15:17 (UTC) һәм бу урысча "падонак" теле кебек түгел дийергә була. анысы аның шайартыу, күңел ачыу максаты белән, дөреслегене тикшермәйчә, һәм махсус бозып йазыу. һәм әлбәттә инде ул атама һәм ул сайт, син әйткән, татар теленә кагылмай. ә мон йазмадагы тел - башка тел түгел, шул ук тел, бары тик башкача язылган гына. башка язма тел дийергә була, "падонак теле" дә шулайрак бугай, ул да шул ук урыс теле бугай, әмма аны сөйләгәндә дә башкача әйтәләр бугай. ә бу укылганда нәкъ гадәттәгечә укыр өчен, бары тик язылышы гына башкача.  — Әлеге реплика Qdinar (б · к) тарафыннан язылдыҖавап бирергә
Әйе, хәзер бу мәкалә бозык татар телендә, иртән аны бетерүгә тәкъдим иткәндә ул әле төрекчә иде. Бу бозык татарча "олбанский"ның нәкъ үзе. "Как слышиццо, так и пишеццо". --Timming 26 июн 2010, 19:36 (UTC)Җавап бирергә
әйе шул, төрекчә булган. ләкин "олбанский" дийүең минга ошамай. һәм "олбанский" да, бу да "Как слышиццо, так и пишеццо" түгел, урысчасы киресенчә, рәсми кагыйдәдә ишетелгәнчә языласылары да башкача языла бугай, ә татарчасы - башка төрки телләргә йакынайтырга тырышылган бугай.
менә бу сөйләшүнең урыны тегендә иде, теге сөйләшүнең дәвамы бу. ул төштә хәзер монда күчке дә юк. — Әлеге реплика Qdinar (б · к) тарафыннан язылды
Татар теленең үз кагыйдәләре бар. Төрекчә яки үзбәкчә язырга теләгәннәр төрек яки үзбәк викиләрендә язсыннар. Имза калдырмасагыз, башка язуларыгызга җавап бирмим. --Timming 27 июн 2010, 09:25 (UTC)Җавап бирергә
мин син кулланып сөйләшә торган терминологиягә каршы. "төрекчә" түгел ул. бар тел, бар язу кагыйдәсе. теле - татар теле, төрек теле түгел. язу кагыйдәсе - төрекләр өчен уңайлаштырылган булырга мөмкин. төрекчә йә үзбәкчә булмаганга, ул монны төрек, үзбәк википедияларында яза алмай. әмма мин килешәм, ул монда да язырга тиеш түгел, чөнки википедияда күп кеше кабул иткән нәрсәләр генә булырга тийеш. ә ул берничә кеше генә йә бер үзе генә куллана торган әлифба белән яза. ләкин яңалиф тә әле кабул ителеп бетмәгән һәм аның да кимчелекләре бар, ул яңа яңалифне кулланыу да шактай зыян килдерә дийеп уйлайм.--Qdinar 27 июн 2010, 11:44 (UTC)Җавап бирергә
Әйткәнемчә, бу бозык татарча. Татар телендә биринҗи, экинҗи дип язмыйлар. Яңалифка килгәндә, бу бердәнбер рәсми рәвештә кабул ителгән татар теленең латин графика нигезендә язмасы. --Timming 27 июн 2010, 13:25 (UTC)Җавап бирергә
Кайда күргән идегез биринҗи, экинҗи дип язганны? Күрәсез бит, яңалиф түгел ул, моны берничек тә бутап булмый. Күбесе, яңалиф рәсми рәвештә кабул ителгән дип санап булмый, беләсездер, Рәсәй констититуөия мәхкәмәсе бу сорауны Татарстан хакимияте карамагы астында булмавын раслады. Jalanajak 28 июн 2010, 05:25 (UTC)Җавап бирергә
Менә монда төрле Википедияләр теземе бар. Аларның кайберәүләре ике әлифбаны кулланалар (ике төрле язылган тел исемнәре слэш белән аерылган) : http://meta.wikimedia.org/wiki/List_of_Wikipedias /Jalanajak/
Татарда гына, димәк, икенче әлифбаны куллану вандализм дип санала. Сез беренче түгел, тариһның үрнәкләре бар: дәүләт хөкүмәтен аерым соөиалҗ төркемгә аерып аларга каршы тәңкыйтне дискриминаөия атап, уголовный кодекста статҗя табып, кешене төрмәгә утырту (Ирек Мортазин). Әйе, бу сезгә юлланган сүзләр, Тимминг әфәнде. Властҗ - тәмле нәрсә, аны куллану да кызык ул. /Jalanajak/
Мин шаккаткан нәрсә шунда - кириллик язу белән язганда, Jalanajak саф татар телендә яза, латинга күчcә - гел башка кеше язган сыман. Мин латин язуына каршы түгел. Латин әлифбасын куллану кагыйдәләре бар - алар яңалиф дип аталалар. Гел булмаса, заманалиф бар. Сез кулланган кайбер сүзләргә карыйк. Cheher - ул чеһер сүзе, шәһәр түгел. Чеһернең нәрсә икәнен безгә аңлатып куегызчы. Шулай ук Turukler. Нәрсә инде ул турукләр? Төрек сүзе латинча болай языла: Tөrek яки Törek. Сез исә әллә нинди яңа кагыйдәләр уйлап чыгарасыз. Көчегезне бушка түгү генә бу. Яңалиф - ул Татарстанның рәсми законында язылып куелган, шуны кулланыгыз, бер каршы торучы булмас. --Timming 27 июн 2010, 09:25 (UTC)Җавап бирергә
"Латин әлифбасын куллану кагыйдәләре бар" дип язасыз. Күрсәтегез бу кагыйдәләрне. 35-хәрефлек әлифба рәсми рәвештә кабул ителгән булса да, ике елдан соң тыелган иде, беләсез. Бу бер. Икенчесе, аның куллану уңайлыгы (умляутлар саны, I/İ проблемасы). Өченчесе, аның башка төрки телләрдән ерак булуы. Дүртенчесе, аны язуда кулланучылар саны.
Дөрес, мин кагыйдәләрне уйлап чыгардым.
Cheher - ул, 35хәрефле әлифба белән төгәл итеп укысак чеһер түгел, җһеһер.
"Төрек сүзе латинча болай языла: Tөrek яки Törek." Дөрес языгыз, латинча түгел, 35-хәрефлек яңалиф әлифбасы белән.
Аңлыйсыздыр, мин тәкүдим иткән әлифбаның 35хәрефлек латин әлифбасы белән урта яклары бик аз. Ләкин аны аңлап, кабул итеп куллану бик уңайлы. Мин монда көчемне түгәм, ул бер, мин аның өчен берни дә сорамыйм, ә сез, кулыгызда булган модератор көчен кулланып, мин эшләгәннәрне бетерәсез я бозасыз. Юк сыман татар википедиясендә моңарчы тезелмәгән мәкаләләр. Оятыгыз бармы? Jalanajak 28 июн 2010, 05:25 (UTC)Җавап бирергә
Jalanajak әфәнде, Татар Википедиясендә латин әлифбасына каршы чыккан бер кеше дә юк, рәхәтләнеп языгыз, ләкин мин Timming белән килешәм, дөрес язарга кирәк, телне бозарга түгел. Яңадан хәтерләтәм, элек безнең Википедиядә латинның төрле төрләрендә язып, зур боткага әйләндерделәр, нәтиҗәдә, Татар Википедиясен ябарга теләгәннәр иде. Гафу итегез, әлбәттә, ләкин Timming әфәнде үзен күпкә адекватрак тота, аңа пычрак атмагыз. Динар әфәнде, исемемне кечкенә хәрефтән язу - хөрмәт күрсәтмәү, игътибарлырак булыгыз; әлбәттә, имеш, без Timming белән икебез кагыйдәләр уйлап чыгарабыз дигәне - абсурд, бөтен кагыйдәләр Татар Википедиясендә җәмгыять белән кабул ителәләр, андыйлар булмаса, без инглиз һәм рус википедияләрендә булган кагыйдәләргә сылтыйбыз.--Рашат Якупов 27 июн 2010, 15:48 (UTC)Җавап бирергә
"элек безнең Википедиядә латинның төрле төрләрендә язып, зур боткага әйләндерделәр, нәтиҗәдә, Татар Википедиясен ябарга теләгәннәр иде" - моның турында хәбәрем юк, сылтама бирсәгез иде.
"Timming әфәнде үзен күпкә адекватрак тота, аңа пычрак атмагыз" - мине вандал дип атау, мине бер көнгә бан астына кую адекват дип саныйсызмы? Җинаятҗчене җәзалар алдыннан аңа башта гаебен аңлаталар. Аңлатсын, вандализмны кай җирдә күргән ул. Jalanajak 28 июн 2010, 05:25 (UTC)Җавап бирергә
Проектны ябу турында бәхәсне монда карый аласыз. Мин аңлаганча, Timming әфәнде Сезгә язган иде, элемтәгә керергә теләгән иде, ләкин Сезнең ягыннан үзем теләктәшлекне күрмәдем. Бер көнгә бан гадәттә тынычланып, мәсьәләне яңадан анализлау өчен эшләнә, минемчә, монда административ вәкаләтләрне дөрес кулланмау юк.--Рашат Якупов 28 июн 2010, 06:07 (UTC)Җавап бирергә
Мин элемтәгә чыккан идем. Күргән бар хәбәрләргә җавап биргән идем. Тагы ни төрле теләктәшлек кирәк иде икән?
[1] битендә "The following discussion is closed: The result is a strong consensus to Keep." дип укыйм. Кешеләрнең гомумән ябу сәбәпләрен аңламавын күрәм. Jalanajak 28 июн 2010, 06:30 (UTC)Җавап бирергә
Гафу, соңгы репликагызны аңламадым, проектны ябарга теләгәннәр иде, шөкер, япмадылар, ябуның иң мөһим сәбәпләрнең берсе - бер катнашучы тарафыннан әллә-нинди шрифтлар белән язу.--Рашат Якупов 28 июн 2010, 06:36 (UTC)Җавап бирергә
Аңлаганым кадәр, ябуның бердәнбер сәбәбе - википедиянең стагнаөиядә булуы. Бүтән бәхәс ителгән чаралар, алар арасында кирил/латин әлифба куллану турында бәхәс википедияне җанландыру контекстында гына сүзгә алындылар. Әлифба original research, ягүни әлеге вакытка киң рәвештә танылмаган белем була алмый дигән фикерне дә күрдем. Дөрес, бүген татар кешеләрнең күбесе кирил әлифбасын куллана. Ләкин бу факт кирил әлифбасына, яисә чикләнгән әлифбалар теземенә монополия бирергә тиеш түгел. Беләсездер, татарның чит илләрда олы диаспоралары бар, аларның кайберәүләренең кирил әлифбасын бер дә кулланганнары юк. Шул ук вакытта, әлифбалары Яңалифка да туп-туры килми. Финляндия татарлары, Төркия татарлары. Википедиябезне кем ябарга тели ала? Мөхәррирләр арасында теләүчеләр юктыр, дип уйлыйм. Тыштан, чит телле википедияләрнең мөхәррирләре арасыннан да теләүчеләр юк дип уйлыйм - кечкенә википедияләрнең эшләрендә аларның кызыксынулары әллә ни юктыр. Актив, үсә торган википедияне беркем дә япмый, курыкмагыз, әфәнде. Jalanajak 28 июн 2010, 07:09 (UTC)Җавап бирергә
Элемтәгә керергә теләмәдегез, Jalanajak. Мин язган сорауларны бетердегез генә. Тагын бер кабатлыйк. Яңалиф - ул Татарстанның атказанган филологлары тарафыннан уйлап чыгарган әлифба. Сез язган әлифба бары тик сезнең тарафтан гына кабул ителгән. Википедия - үз теорияләреңне пропагандалау урыны түгел. Википедия - ул энциклопедия. Шуңа күрә яңалифта яки заманалифта булмаган яңа язулар бетереләләр. Кешечә аралашырга теләмисез икән, сезне тыярга мәҗбүр булам. Бер елдан артык админлык итәм, бер куланучыны ике тапкыр тыймадым әле, сез беренче. --Timming 29 июн 2010, 09:58 (UTC)Җавап бирергә
Карале, малай, үзең карап ал әйбәтләп, тап син сылтаган биттә син биргән һәм җавап алмаган сораулар. Бу бер. Икенче, минем әлифба-синең әлифба - баш катырма, син миңа бан салганыңның нигезләрен формаль рәвештә күрсәт - андый да мондый кагыйдәне бозган, шул кагыйдә тегенди заманда кабул ителгән. Син монда миңа "үз теорияләреңне пропагандалау урыны түгел" дип әйтәсең, үзең үз теорияңне пропагандалыйсың. Мин кешечә аралаштым, күпчелек фикерен тыңладым, син тәртипче хокукларын злоупотреблятствоватҗ итеп үзеңнең самолюбие дигән нәрсәне тукландырдың. Jalanajak 8 июл 2010, 18:52 (UTC)Җавап бирергә
«Damask» битенә кире кайту.