Бәхәс:Югары дәрәҗәле милли домен

Соңгы шәрех: 13 ел элек элек Marat Vildanov язды

Доменнар турындагы мәкаләләрне тулыландырыйк әле, җәмәгать, бигрәк кызганыч бит алар((( --Айдар Шәйхи

Анда язырлык нәрсә бар соң? Башка телләрдә дә улхәтле мәгълүмат бар димәс идем. Үрнәк эшләп куярга була, әлбәттә, шул гына. -- Marat Vildanov 2 апр 2011, 11:23 (UTC)Җавап бирергә
Ул очракта югары дәрәҗәле милли доменнар турындагы мәкаләләр - мәгънәсез чүп-чар, аларны бетерү лязем. --Айдар Шәйхи 2 апр 2011, 11:52 (UTC)Җавап бирергә
Юк, алай түгел. Андый ук радикаль булмагыз. Мәгълүмат чарасы түгел мени, яздың берәр доменны, кереп карадың кайсы илнеке икән дип. Хәзер аларны да бетерә башласак, буш урында утырып калачакбыз. Үзебезгә генә китәсе кала аннары. -- Marat Vildanov 2 апр 2011, 12:05 (UTC)Җавап бирергә

Черчилль әйткәндәй, "Мине дөрес аңламадылар")) Кереп карадылар кайсы илнеке икән дип ә анда ярты җөмлә генә тора... Бу бик начар бит! Минем тәкъдим исә мәкаләләрне тулыландырырга чакыру гына иде)) Гомумән, безгә викидәге ярым-йорты мәкаләләрне (мәсәлән, мондый: Әрмәнстан - Көньяк Кавказда ил. Башкаласы - Ереван) бүлекләп-бүлекләп, зур-зур мәкалә дәрәҗәсенә җиткермәсәк тә, теге бүлекләргә кадәрге "кереш" өлешне нормаль итәргә кирәк. --Айдар Шәйхи

Ярый, аңладым. Тулысынча ризалашам. -- Marat Vildanov 2 апр 2011, 12:32 (UTC)Җавап бирергә

Өмәгә өстәрбез. ОК?--Zahidulla 2 апр 2011, 12:35 (UTC)Җавап бирергә

Була, яхшы фикер. -- Marat Vildanov 2 апр 2011, 12:41 (UTC)Җавап бирергә
«Югары дәрәҗәле милли домен» битенә кире кайту.