Бәхәс:Шамил Аляутдинов

Соңгы шәрех: 13 ел элек элек Muhtac язды

Галәветдинов булырга тиеш түгелме? Muhtac 16 мар 2011, 05:33 (UTC)Җавап бирү

Тиеш түгел. Ул Нижгардан, аларның фамилияләре шундый. -- Marat Vildanov 16 мар 2011, 05:34 (UTC)Җавап бирү
Әлбәттә, урысча алай язылачак, татар телндә исә дөрес язылырга тиеш. Шундый аерма гарәп имлясыннан күчкәнгә килеп чыкты. Без бит паспортында "Шамиль" язылган дип, татарчасында нечкәлек билгесен кулланмыймыз. Muhtac 16 мар 2011, 05:44 (UTC)Җавап бирү
Нижгарларда Гомәр исеме Умяр була, мәсәлән. Ягъни әйтелеше шундый, язылышы да. Галәветдин Аляутдин була. Болар рус язылышы түгел. Һәм аларның үзенчәлекләрен исәпкә алып, фамилияне Галәветдинов дип язу дөрес булмый. -- Marat Vildanov 16 мар 2011, 05:49 (UTC)Җавап бирү
алайса ул мишәрчә була ич, әдәби телдә түгел )) ярар, сез беләсездер Muhtac 16 мар 2011, 05:51 (UTC)Җавап бирү
«Шамил Аляутдинов» битенә кире кайту.