Бәхәс:Фирая Зыятдинова
Исән булса, шушы елның 5 нче сентябрендә аңа 65 яшь тулган булыр иде. Күңелгә тиз генә үтеп кереп, истә кала торган җырлары арасыннан берничәсен атап китү дә җитә. Луиза Батыр-Болгари көенә “Мин сине шундый сагындым”, “Чайпалырмын-түгелермен”, “Китмим әле яшьлегемнән” җырлары шундыйлардан. Фирая Зыятдинова – “Матур буласым килә” (1986), “Язгы ярсу” (1988), “Ташкын” (1991), “Мин кояшка елмаям!” (2000), “Утның яшисе килә” (2005), “Айнур (1995), “Бака туе” (2003) исемле шигырь китаплары, җырлар авторы, тәрҗемәче. 1969 елдан башлап утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли, тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. 2006 нчы елның 22 нче апрелендә мәңгелеккә күзләрен йома. Биектау зиратына җирләнгән. “Туган ягына - Әтнә районы Мамыш авылына алып кайтмадык. Чөнки аның балачагы, үсмер еллары узган авыл бетеп бара. Кешесез авылның зираты кадерсез була”, – диде шагыйрәнең 42 ел иңгә-иң яшәгән тормыш иптәше галим-язучы, икътисад фәннәре докторы Фарсель әфәнде Зыятдинов. Өлкәннәр аны нечкә күңелле лирик шагыйрь буларак беләләр. Аның сүзләренә язылган берсеннән-берсе күңелгә ятышлы җырларны яратып тыңлыйлар. Балалар дөньясын да нәкъ аларның үзләренчә күргән ул. Аның иҗатына яшәү мәгънәсе, киләчәк тормышыбыз хакында уйлану хас. Аның шигырьләре туган җиргә, аның табигатенә, кешеләренә мәхәббәт белән сугарылган, ана бәхетенә дан җырлый. Шагыйрә Фирая Гали кызы Зыятдинова иҗатыннан яктылык бөркелә кебек. Кайвакыт шулай була: шигырь яки җыр үзенең эчке моңы белән күңелдә әллә нинди сагышлы хисләр уята, әмма аны укыгач яисә тыңлагач, күңел төшенкелегенә бирелмисең, чын сәнгать әсәрләрендә генә була торган эчке бер хасият җаныңны үзенең шифалы тәэсире белән югарыга өнди, тормыш ваклыкларыннан өстен торырга чакыра. Менә бу юлларны гына алып карыйк: Күңелемә тулган моң-сагыштан Ямансулап йөргән бер чакны, Килеп чыктым каен урманына,— Каен урманнары яп-якты. «Каеннарның ак яктысы» исемле җырның әлеге юллары беренче карашка бик тә гадәти лирик сурәт һәм һәркемгә таныш хисләр кушылуыннан тора. Монда ис¬китәрлек әллә ни юк та кебек, тик менә шул гап-гадәтилек күңелгә бик тә кадерле булган якты моң тудыра, үз артыннан ияртә, әсир итә. Ирексездән лирик геройга ияреп: «Ярый әле, җирдә аклык бар!»— дип кабатлыйсы килә башлый. Сүзне тиктомалдан гына җырдан башламадык. Фирая Зыятдинованы укучы барыннан да бигрәк җырлары аша белә. Җырым — өметемнең Якты, яшел яры, Җырым — минем зарым, Җырым — минем җаным...— ди шагыйрә «Җыр ул — минем җаным...» исемле әсәрен¬дә. «Соңгы яфрак», «Әтнәм — туган яккаем», «Авылым урамы», «Әнкәй җаны», «Бер син генә», «Мин сине шун¬дый сагындым», «Чайпалырмын, түгелермен...», «Сагы¬нырсың әле», «Бәхет өчен», «Кышларның бураннары», «Әй Илаһым, ташламачы...», «Китмим әле яшьлегем¬нән» кебек төрле елларда язылган җырлар халык кү¬ңелендә үзләренең лаеклы урыннарын тапты, төрле буын вәкилләре тарафыннан яратып җырланды һәм тыңланды. Кайчакларда укучы үз күңелен әсир иткән лирик җыр юлларының авторы турында уйлап та тормый, халык җырларына тиң агышлы, аһәңле, яңгырашлы әсәрләрне үзенеке итеп кабул итә дә бервакытта да онытмый. Ә бу әсәрләр артында тыйнак һәм фидакарь иҗатчы тора. Фирая Гали кызы Зыятдинова 1945 елның 5 сентяб¬рендә хәзерге Әтнә районының Мамыш авылында туа. «Мин туганмын сугыш беткән елны...» — ди ул шигырь¬ләренең берсендә. Булачак шагыйрә мәктәптә укыганда ук иҗат белән шөгыльләнә, вакытлы матбугатта беренче шигырьләрен башлангыч сыйныфларга йөргәндә бастыра. Белемгә һәм иҗатка булган омтылышы аңа, күп авыр¬лыкларны җиңеп, 1963 елда кичке урта мәктәпне тәмам¬ларга ярдәм итә. Шул ук елда ул Казан университе-тының тарих-филология факультетына укырга керә. 1969 елдан башлап утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятында редактор булып эшли, тәрҗемә белән дә шөгыльләнә. Шигырьләре баштарак «Беренче карлы¬гачлар» (1968), «Кызлар җыры» (1984) кебек күмәк җыентыкларда урын алса, 1986 елда «Матур буласым килә» дигән мөстәкыйль шигырь җыентыгы дөнья күрә. «Фираяның шигырьләре исә кайнар хисле, якты моңлы. Ул беркайчан да ялган хис, төче тойгылар белән мавык¬мый, ә реаль кичерешләргә нигезләнә. Чөнки ул аларны үзенең йөрәге аша үткәреп, шәхси тәҗрибәсе, шәхси язмышы, үз буынының шәхси биографиясеннән чыгып бәян итә, укучысы белән үзе һәм үз буыны исеменнән, ягъни халык исеменнән сөйләшә»,— ди шагыйрәнең бе¬ренче җыентыгы турында Әзһәр Габиди. «Язгы ярсу» (1988), «Ташкын» (1992), «Мин кояшка елмаям» (2000) кебек лирик шигырь китапларында да шагыйрә үз иҗа¬тының төп хасиятләрен тагын да үстерде: шигырьләрнең формасы тагын да камилләште, эчтәлекләре баеды, моң тирәнәйде. «... Әмма бу шагыйрәнең моң катламнары бик тә калын һәм бай шул! Сүз уңаеннан шунысын да әйтеп үтик: күп композиторларның Фирая Зыятдинова иҗатына мөрәҗәгать итүе үзе үк бу поэзиянең хискә, моңга бай булуы турында сөйли»,— ди танылган тән¬кыйтьче Мансур Вәли-Барҗылы да шагыйрәнең «Мин кояшка елмаям» җыентыгы чыгу уңаеннан язылган мәкаләсендә. Шагыйрәнең лирик герое — оптимистик рухлы, на¬мусны һәм вөҗданны үзенә ориентир итеп алган шәхес. Теләсә ни уйласыннар минем хакта,— Үзем беләм кара йөрәк түгелемне. Намусым да, вөҗданым да, шөкер, исән, Беркем, берни тошералмас күңелемне,— ди ул шигырьләренең берсендә. Икенче бер шигырендә исә җан чисталыгын гадел яшәүдә, хакыйкатькә хыянәт итмәүдә күрә, шәхеснең төп көчен-җегәрен шунда дип исбатлый: Эчке тавыш миңа Сак булырга куша; Һәр адымда гадел, Хак булырга куша. Шул чагында, ди ул, Кая борылсаң да, Җаның чиста калыр, Кайда егылсаң да! Фирая Зыятдинова иҗаты төрле буын кешеләрен үзе¬нә җәлеп итә. Аның лирикасы өлкәннәр өчен дә, яшьләр һәм үсмерләр өчен дә бердәй кызыклы. Шагыйрәне ба¬лалар язучысы, өлкәннәр шагыйрәсе дип бүлеп карап булмый да кебек. Тик шулай да шагыйрә нәни дусла¬рыбызга — кече яшьтәге мәктәп балаларына атап махсус әсәрләр дә иҗат итә һәм кайберләре аерым җыентыклар итеп тә чыгарылды. «Айнур» (1995) һәм «Бака туе» (2003) китапларында Әдибәнең балалар теле белән сөйлән¬гән, кызыклы һәм гыйбрәтле вакыйгаларга корылган шигырьләре тупланган. Аларның лирик геройлары: «үзе кечкенә булса да, эче тулы төш кенә» Алия, чын сабый-ларча эчкерсез Айнур яшьтәшләренең күңелендә үз урыннарын таптылар. Мондый шигырьләргә еш кына кошлар, бал кортлары, җәнлекләр, җанландырылган та¬бигать күренешләре килеп керә. Нәниләр өчен язылган шигырьләрнең теле җанлы, юморга бай, рифмалары үт¬кен яңгырашлы. Балаларда гына була торган эчкерсез тапкырлык, мәзәкчел ситуация, киң күңеллелек, дөньяга гаҗәпләнеп, сокланып карау, кешелеклелек сыйфатлары урын алган әлеге шигырьләрдә. «Унбиш чыпчык, бер туңдырма» дигән шигырьдәге лирик геройның сөйләменә генә игътибар итегез: Әй, син, чыпчык малае, Ашыйсыңмы туңдырма? Тик карап аша, яме, Томшыгыңны туңдырма! «Җиңелмени?..» шигырендәге шәһәр малае Айнур¬ның «Сөтне каян алалар?» дигән сорауга биргән җавабы да елмайтмыйча кала алмый: Айнур әйтте: — Мин беләм — Башта каймак алалар, Аннары су салалар, Аннары болгаталар — Килә чыга тәмле сөт... «Кошлар туе», «Айнур үпкәләде», «Акланды...» һ.б. ке¬бек шигырьләрдә дә балалар кызыклы ситуацияләр, ма¬выктыргыч хәлләр белән очрашалар. Барлык шигырьлә¬рендә дә табигать күренешләренең сабый теле белән ту-дырылган сурәте сокландырмый калмый. Мондый итеп бары тик эчкерсез балалар гына сөйли белә бит инде: Күренеп тора: интеккән — Җирнең ирене кипкән... Су эчәсе бик килгән, Яңгыр кирәк бүгеннән... Һәрвакытта да иҗат дәрте белән янган шагыйрәнең шигырьләрендәге якты моң кайдан килә соң? Ихтимал, һәрчак яшь булып кала белгән, кайгы-хәсрәтләр алдында төшенкелеккә бирелми торган ихлас саф күңеленнәндер. Үзе дә бит ул халык арасында бик популяр булган бер җырында Кешенең бу дөньядагы төп Вазыйфасын әнә шулай билгели: Без бит җиргә якты, җылы, Ямь өстәргә яратылган. Китмим әле яшьлегемнән — Яз гөлләре арасыннан. Әнвәр Хущиәхмәтов, педагогика фәннәре докторы, академик Рәшит Фәтхерахманов, филология фәннәре кандидаты