Бәхәс:Тюльпан (мәгънәләр)

Соңгы шәрех: 8 ел элек элек Kitap язды

Хөрмәтле Kitap,

туган телгә өстенлек бирергә тырышуыгыз мактауга лаек, әлбәттә. Ләкин бу очракта сез хаклы түгел. Кул астындагы сүзлекләрне карадым.

«Тюльпан» сүзе 1966 елгы татарча-русча академик сүзлектә (М., «СЭ») бар. Аны хәтта русчага тәрҗемә иткәннәр: «тюльпанный» дип. «Тюльпан» латин сүзе дә түгел. Н.М. Шанскийның этимологик сүзлеге (М., 1975) аны аурупа телләренә (итальян, француз, алман…) төрек теленнән кергән дип күрсәтә: «тюрбан» сүзе булып (чәчәкнең чалмага–тюрбанга охшаган булуына бәйләп).

«Лалә» сүзе Р. Әхмәтьяновның этимологик сүзлегендә (К., 2002) фарсы сүзе дип күрсәтелә: «лала» (лал, ләгыль - «ал», «кызыл», «якты») .

Шуңа күрә, беренче версияне бераз тулыландырып, аңа кире кайтсак, дөрес булыр, каршы килмәссез, дип уйлыйм.

Һәм, гомумән, Татвики, төзәтмә керткәндә АИ (абруйлы чыганак) күрсәтүне онытып бара бугай, бу бит хәреф хатасы чүпләп утыру гына түгел.

Хөрмәт белән,--Әмир (бәхәс) 21 авг 2015, 16:49 (UTC)Җавап бирергә

Хөрмәтле, Әмир.

Совет заманында татар телен русчалаштыру сәясәте актив бара иде, шуңа күрә Тукай кулланган сүзләр урынына нәкъ урыс сүзләре кулланыла башлады, мисаллар шактый күп, инкыйлабка кадәр состав түгел, ә тәркип кулланылган һ.б. Совет заманында иҗтимагый темаларда тик урыс алынмалары булды: политика, экономика, революция һ.б., ләкин шул урыс лексик изүе әкрен-әкрен тәмамлана башлый. Шул сәбәпләр аркасында совет заманында чыгарылган сүзлекләргә зур ышаныч юк, 2000 елдан соң чыгарылган яңа татар сүзлекләрне кулланырга кирәк, алар кирәксез урыс алынмаларыннан котылып Тукай яшәгән вакыттагы (инкыйлабка кадәр) кулланган сүзләрне тәкъдим итәләр.

Хәзер Тюльпан турында. Чыннан да аурупалылар төрек Тюрбанына охшашлыгы өчен чәчәкне тюльпан дип йөрткән, ләкин 2008 елдагы ТР Фәннәр Академиясе чыгарган сүзлектә тик лалә, кызалар сүзләре бирелә. Шулай ук башка төрки телләрдә тюльпан сүзе кулланылмый: үзбәкчә Lola, төрекчә, кырымтатарча Lale, казакъча Қызғалдақ, шулай итеп, татарча - лалә, кызалак сүзләренә охшаган сүзләр.

Яңа чыгарылган татар сүзлекләрендә тик лалә һәм кызалак сүзләре бирелә (http://russian_tatar.academic.ru/45780), шуңа күрә аларны кулланырга кирәк. --Kitap (бәхәс) 21 авг 2015, 19:26 (UTC)Җавап бирергә

«Тюльпан (мәгънәләр)» битенә кире кайту.