Бәхәс:Предприятие

Соңгы шәрех: 7 ел элек элек Damir язды

Китап әфәнде (гафу, исмегезне белмим), предприятие сүзе ешрак кулланыла, шуңа да төп сүз булып калырга тиеш. Ханә сүзе дә татарча түгел бит, җитмәсә сингармонизмга да буйсынмый.--Damir (бәхәс) 11 май 2016, 12:41 (UTC)Җавап бирергә

Шушы дәлилне яхшы беләм, ләкин Татар Википедиясенә татарчалаштыру бик кирәк. Урыс алынмалар шактый күп, кайбер тармакларда өстенлек итәләр, аларны кулланып татар телен югалта алабыз. Әгәр урыс алынма булмаган татар (фарсы, гарәп) мәгънәдәш сүзе булса икән, аңа өстенлек бирергә кирәк. --Kitap (бәхәс) 11 май 2016, 12:54 (UTC)Җавап бирергә

"Эшханә" сүзе төп булырга тиеш һәм "Предприятие"дән юнәлтү ясарга кирәк дип саныйм. Әйткәндәй, "эшханә" (фонетик яктан - [эшхәнә]) сингармонизмга буйсына торган сүз, "-ханә" кушымчасы татар телендә күптән үзләштерелгән инде һәм хәзерге вакытта иң продуктив кушымчаларыннан берсе. --Milli (бәхәс) 12 май 2016, 07:04 (UTC)Җавап бирергә

Тиеш түгел. Кагыйдәләргә каршы килмәгез, зинһар өчен�. --Damir (бәхәс) 12 май 2016, 09:58 (UTC)Җавап бирергә

«Предприятие» битенә кире кайту.