Бәхәс:Ольга Лебедева
Соңгы шәрех: «Төркем "Феминизм"» темасында 4 ел элек элек Üzgäreş язды
Төркем "Феминизм"
үзгәртү"Феминизм" төркемен мин мәкаләгә кайтарам. Ольга Лебедева мөселман халыкларында, шул исәптән татарларда да феминизм үсешга сизелерлек йогынты ясаган. Мин шуңарга сылтамалар китердем, кирәк булса, бүтән эзли алам.Üzgäreş (бәхәс) 21 мар 2020, 13:50 (UTC)
- Лебедева турында русча һәм инглизчә мәкаләләр бар. Аларда сез куйган яки охшаш төркем юк. Һәр мәгълүмат исбатланырга тиеш. Дөрес төркемләү буенча кечкенә генә кулланма укып чыгарга тәкдим итәм: [1] --Derslek (бәхәс) 22 мар 2020, 15:09 (UTC)
- Кулланучы бәхәсе:Derslek төзекләндерүегез өчен рәхмәт. Ләкин, башка телләрдә мәкаләләрдә төркемне булмау миңа җитди аргумент булып тоелмый. Рус телендә мәкалә фактик хаталар белән язылган. Инглиз телендә мәкалә - төрекнең сыйфатлы тәрҗемәсе. Шул ук вакытта Лебедева чыннан да рус телле һәм инглиз телле тирәлектә феминизмга берничек тә йогынты ясамады. Ә хатын-кыз хокуклары өчен көрәшкә ул татарларда нык йогынты ясаган. Сылтамаларны бирдем. [1][2] Бәлки, "феминизм" термины бәхәсле булып күренергә мөмкин. Ләкин, бу очракта алмаштыру: "гендер тигезлек" яки тагын нәрсәдер тәкъдим итәргә кирәк иде?Üzgäreş (бәхәс) 29 мар 2020, 19:28 (UTC)
- Хөрмәтле кулланучы Üzgäreş, тотыгыз да Төркем:Русия феминистлары төркемен (en) өстәп куегыз, анысына Төркем:Феминизм туры киләчәк.--Әмир (бәхәс) 29 мар 2020, 20:03 (UTC)
- Хөрмәтле кулланучы Әмир, ярдәмегез өчен бик зур рәхмәт!Üzgäreş (бәхәс) 30 мар 2020, 19:06 (UTC)
Үлем датасы
үзгәртүҮлем датасы турында мәгълүмат каян килгән? Аның биографиясен тикшерүчеләр 2017 елда ук үлем елы турында берни дә әйтә алмадылар.[3]Üzgäreş (бәхәс) 29 мар 2020, 19:33 (UTC)
- Инглиз мәкаләсендә: Died 5/6/7 November 1918 (aged 63–64) ?!--Әмир (бәхәс) 29 мар 2020, 20:16 (UTC)
- Әмма инглиз мәкаләсендә чыганакка сылтама юк...Шул ук мәкаләдә Олҗай Түркан (минем белүемчә, иң төгәл биографик тикшеренү) эшенә сылтама бар, анда турыдан-туры язылган - үлем елы билгеле түгел.Üzgäreş (бәхәс) 29 мар 2020, 21:08 (UTC)
- ↑ Фаизов, С. Ф. Движение мусульманок России за права женщин в 1917 г.: страницы истории. Нижний Новгород, 2005.
- ↑ Первая женщина-судья в истории России: эмансипация и ислам
- ↑ https://www.researchgate.net/publication/317328324_Olga_Lebedeva_Madame_Gulnar_A_Russian_Orientalist_and_Translator_Enchants_the_Ottomans