Бәхәс:Норлат

Соңгы шәрех: «Исем үзгәртү» темасында 13 ел элек элек Ерней язды

Исем үзгәртү үзгәртү

Законда Нурлат [1]. --Ерней 16 сен 2010, 18:28 (UTC)Җавап бирергә

Шундый ук очрак: канунга гына таянып булмый. Татар филолгиясе һәм тарихы факультеты стендында Норлат дип язылган, татарча Норлат дөресрәк.--Рашат Якуп 16 сен 2010, 18:30 (UTC)Җавап бирергә
Безгә авторитетлы чыганаклар кирәк. Ниндидер стенд ул мондый чыганак түгел. Мин Норлат исеме кулланулы беләм, әммә безгә бер кагыйдә чыгарырга кирәк. Бездә бит энциклопедия, ә энциклопедиядә рәсми исемннәре кулланалар. Рус википедиядә болай, ничек харитада язылган, шулай дөрес. --Ерней 16 сен 2010, 18:48 (UTC)Җавап бирергә
Шунынысын истә тотыгыз татарның, дөресрәге Татарстанның татарча хариталары ЮК (дөресрәге яңа нәшриятләр юк) --Ильнар Шайдуллов 17 сен 2010, 14:27 (UTC)Җавап бирергә
Әлбәттә, әлеге стенд абруйлы чыганак түгел, ләкин ул Хәзерге татар теле кафедрасы тарафыннан эшләнгән, ә шул кафедра әгъзалары татар телен бездән яхшырак беләдер. Татарстан кануны бердәнбер чыганак була алмый, чөнки аны тел белгечләре язмый, ә Википедиядә беренче чиратта дөрес язылыш һәм кулланылыш хисапка алынырга тиеш.--Рашат Якуп 17 сен 2010, 16:48 (UTC)Җавап бирергә
Бәлки җәя эчендә Нурлат дип язарга да, шуның белән эш тәмам булыр? -- Marat Vildanov 17 сен 2010, 18:38 (UTC)Җавап бирергә
Тагын бер әйбер өстим инде. Минем бабам Норлат районыннан, һәм ул гомер-гомергә Норлат дия иде. Татарларда һәрвакыт шулай әйтелә иде. Якынча ун ел элек кешеләр, ник без аны Норлат дип әйтәбез, ул бит Нурлы аттан барлыкка килгән, әйдәгез Нурлат диик дигән тәкъдим белән чыктылар. Аңа кадәр татарлар Нурлат дип әйтми дә иде. Татар чыганакларында Нурлат язмасы юк, хәтта интернетта да. -- Marat Vildanov 17 сен 2010, 18:43 (UTC)Җавап бирергә
Җ.А. Хөсәенов ничек яза: «Нурлат — Норлат (хәзерге вакытта Нурлат; рус атамасында йөри; "нурлы ат" белән бәйләнеше юк); Нурлатский район — Норлат районы... Үзәге Норлат шәһәре (Нурлат дип атала, ә фактта — Норлат)». Шуңа күрә әүвәл Норлат иде (бу дөрес исем), хәзерге вакытта Нурлат (бу рәсми исем). Әйдәгез рәсми исемне кулланыйк. --Ерней 25 сен 2010, 08:37 (UTC)Җавап бирергә
Ерней әфәнде, яңадан бутыйсыз - Татар Википедиясе Татарстанныкы түгел, бу ирекле энциклопедия, монда рәсми язу абсолют өстенлек алмый. Без татар теле нормаларына таянырга тиеш. Марат язганча, Татар чыганакларында Нурлат язмасы юк, димәк Норлат исеме ешрак кулланыла. Минемчә, бу артык принципиаль нәрсә түгел, җәяләр эченә шулай ук Нурлат дип язсак, җитәрлек булыр.
«Норлат» битенә кире кайту.