Бәхәс:Николай Коперник

Соңгы шәрех: 12 ел элек элек Derslek язды
«Николай Коперник» мәкаләсе һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлегенә керә.
Аны сайланган мәкалә статусына җиткерү — Татар Википедиясе мөһим бурычларының берсе.

«Николай Коперник» mäqäläse härber tel bülegendä bulırğa tieşle mäqälälär isemlegenä kerä.
Anı saylanğan mäqälä statusına citkerü — Tatar Wikipediäse möhim burıçlarınıñ berse.


Аңламадым, булган мәкаләгә андый лозунглар элү нигә кирәк?

meta'дан, һич югы, Джимми-дан сорагыз)) --Айдар Шәйхи
Сез шаяртып әтәсез шикелле. Ни өчен мин үзем таныш булмаган урыс-марҗалардан нидер сорарга тиеш? - Derslek 26 май 2011, 17:05 (UTC)Җавап бирергә
Әлбәттә шаяртып) Джимми (шайтан алгыры, фамилиясен оныттым!) - ул марҗа да, урыс та түгел, ул - Википедиягә нигез салучы. Ә "лозунг"ка килгәндә, бу үрнәк Википедия:Һәрбер тел бүлегендә булырга тиешле мәкаләләр исемлегенә кергән барлык мәкаләләрнең дә бәхәс битендә булырга тиеш. Ул мәкаләнең Википедия өчен бик әһәмиятле булуын күрсәтә. (Хәер, алай гына да түгел әле: алар гомум дөнья халкы өчен әһәмияткә ия шәхесләр, терминнар, вакыйгалар һ.б.) Википедия ктанашучылары исә бу үрнәк куелган мәкаләне сайланма, һич югы яхшы мәкалә дәрәҗәсенә җиткерергә бурычлы (Урыс Википедиясендә әле "сыйфатлы мәкалә" дигән дәрәҗә дә бар). Әйдәгез, ичмасам бу мәкаләне яхшыртыйк) Сез астрономнар белән бик кызыксынасыз бугай, шуңа әйтүем)).
Ихтирам илә, --Айдар Шәйхи

P.S. Сез "бу миннән көлә икән" дип уйлый күрмәгез, зинһар. Кичә вакытым гына булмады, иркенләп җавап языр идем дә соң... Сез барыбер, урыс википедиясеннән Википедиянең эчке тормышы турында укыштырыгыз, анда бик һәйбәт "эсселар", кануннар язылган.

«Николай Коперник» битенә кире кайту.