Бәхәс:Ләкләксыманнар
Соңгы шәрех: 10 ел элек элек Kitap язды
Ерней, шушы бәхәс булды инде:
Ник бу мәкаләдә гаиләлек урынына русча семьялык сүзен язасыз?--Kitap (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:15 (UTC)
Гаилә (биология) мәкаләсенә нигезләнеп.--Ilnur efende (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:17 (UTC)
Шулай итеп һәрбер мәкаләдә семьялык гаиләлеккә үзгәртергә кирәк. Сез риза мы?--Kitap (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:21 (UTC)
Әйе.--Ilnur efende (бәхәс) 11 ноя 2013, 16:21 (UTC)
- Мин каршы. Семьялык русча түгел, татарча сүзе. Барлык сүзлекләрдә семейство — семьялык. Ә гаиләлек сүзе юк, сүзлекләрдә дә юк, интернетта да юк (эзләнеп карадым). Ә Википедия — ул энциклопедия, монда үз уйлап чыгарган яңа сүзләрне кулланырга, оригиналь тикшенүләре (ОРИСС) ясарга ярамый. Максатыбыз Википедияне арттырырга, «һәрбер мәкаләдә» тиз-тиз бернәрсене үзгәртергә түгел. --Ерней (бәхәс) 8 дек 2013, 15:27 (UTC)
Сез семья сүзе чыгышын беләсезме? бу чын урыс сүзе "семь" "я" ("җиде" "мин" дип билгели), татар теленә урыслаштыру сәясәте нәтиҗәсендә кертелгән.
- Хәзер семья урынына гаилә әйтәләр, әмма семьялык, отряд, класс сүзләре калганнар. --Ерней (бәхәс) 8 дек 2013, 17:17 (UTC)
Шушы бик сәер күренеп тора. Яртылаш татарча, яртылаш русча мәкаләләр булып чыгалар. Мин килешмим.--Kitap (бәхәс) 8 дек 2013, 18:22 (UTC)