Бәхәс:Ирексез тибрәнүләр

Соңгы шәрех: 7 ел элек элек Kitap язды

Әлеге мәкалә башкортчадан тәрҗемә ителде. Аның авторларын (Кулланучы:Ayratayrat) шуннан карый аласыз.--Damir (бәхәс) 15 май 2016, 16:59 (UTC)Җавап бирергә

Мин аңладым. Ләкин анда фәнни яктан начар язылган. Фәнни караш буенча Рус Викидә, һәм гадәттә Алман Викидә яхшы тасвирлана.--Kitap (бәхәс) 15 май 2016, 17:04 (UTC)Җавап бирергә

Әгәр сез фәнни яктан тулыландырсагыз, мин бик шат булыр идем, теләп стилистик хаталарыгызны төзәтермен. Аңлавымча сез русчадан тәрҗемә иткәндә чыга бу хаталарыгыз, мин соңгы мәкаләләренездә төзәттем аларны, әгәр төзәтүләр буенча сораулар туса, сорагыз. Мәсәлән "шушы" сүзе гади сөйләмдә еш очраса да, фәнни телдә аны "әлеге" сүзе алыштыра, шуңа да төзәттем иде, ачуланмагыз. Кем әйтмешли, белмәү оят түгел, беләсе килмәү оят. --Damir (бәхәс) 15 май 2016, 17:48 (UTC)Җавап бирергә

Даутов һ.б. язган "Физика" китабының беренче кисәге ачык татар электрон китапханәсендә юк әле, шуңа күрә абруйлы чыганакка таяна алмыйм, ләкин "Ирексез тирбәлүләр" минемчә дөрес түгел термин, дөресрәк "Мәҗбүр тирбәлүләр" була, чөнки "Ирексез" (несвободные) һәм "Мәҗбүр" (вынужденные) синоним сүзләре түгел: тышкы көч булмаганда да ирексез тирбәнүләр булырга мөмкин, ә мәкаләдә нәкъ тышкы көч тәэсирендә булган тирбәлүләр хакында сүз бара. Казакъ Викидә дә нәкъ Мәҗбүр дип язылган. Ләкин бу тик минем караш, Даутов һ.б. "Физика" китабының беренче кисәге ачылмый, ә анда бу төшенчә булырга тиеш. Кайдан башкортлар бу терминга "Ирексез" дип сүзен тапканнар, чыганак бармы?

Википедия:Проект:Терминнар:Хәрби истилахлар азагында күтәргән сораулар бар, фикерегезне көтеп калам.--Kitap (бәхәс) 15 май 2016, 20:58 (UTC)Җавап бирергә
«Ирексез тибрәнүләр» битенә кире кайту.