Бәхәс:Альта Мәхмүтова

Соңгы шәрех: «Microhistory/микротарих» темасында 4 ел элек элек Әмир язды

Microhistory/микротарих үзгәртү

Әмир, төзәтмәләр өчен рәхмәт сезгә. Ә соңгы тәкъдимдә сез ни белән килешмисез? Сезгә ошамый тәрҗемәсе термины Microhistory, яки нәтиҗәләр белән килешмисез? Üzgäreş (бәхәс) 16 мар 2020, 22:13 (UTC)Җавап бирергә

Конструктив тәнкыйть өчен рәхмәт. Мин Яндекстан яхшырак тәрҗемә итәм дип уйлаган идем... хәер... КовОлевская һәм "кызы/улы" кебек хаталар Яндекс ясамас иде - бу минәм коточкыч игътибарсызлык.

Өйләнә/кияүгә чыга, Ирене үз-үзен үтергәннән соң/Иренен үз-үзен үтерү Соң - чыннан да - тел белмәүдән килеп чыккан хаталар. Үземне яклап, катлаулы темалар буенча мәгълүмат эзлим һәм күп кенә чыганакларны тикшерәм, дип әйтә алам. Ольга Лебедева турындагы мәкалә һәм Тайдулла турындагы яңа мәкалә - башка телләрдәге шундый ук мәкаләләргә караганда яхшырак (төгәлрәк һәм яңа мәгълүматны бирәләр). Сез яхшырак күрәсез, һәм әгәр сез миңа татарча мәкаләләр язарга кирәкми дип уйласагыз, мин язарга туктатам. Әмма минем хаталар эшем юкка чыгармыйлар дип уйлыйм. Ә мин татар теле белән шөгыльләнәм һәм телем яхшыра бара, Һәм хаталар азрак була.Üzgäreş (бәхәс) 20 мар 2020, 00:12 (UTC)Җавап бирергә

  • Хөрмәтле кулланучы Üzgäreş, хәерле төн. Мин идарәче түгел, гади кулланучы гына, шуңа күрә Сезгә «татарча мәкаләләр язарга кирәкми» дип әйтергә вәкаләтем юк. Татвикидә мәкаләләр язучы яңа кулланучылар бик кирәк, шуңа күрә мәкалә язуыгызны дәвам итегез. Бәлки башта кыскарак мәкаләләр язсагыз, төзәтергә җиңелрәк булыр иде. Күпме көч куйган мәкаләгезне, «Хатасы күп» дип, идарәче юкка чыгарса - үзегезгә дә күңелсез булыр. Эзләнеп язуыгыз күренеп тора, шуңа күрә язмагыз дип әйтә алмыйм, языгыз. Уңышлар.--Әмир (бәхәс) 20 мар 2020, 19:50 (UTC)Җавап бирергә
«Альта Мәхмүтова» битенә кире кайту.