Бик еш очрый торган травма — бәрелеп имгәнү (ушиб), тукымаларның йә органнарның бәрелү-сугылу аркасында эчтән зыян күрүе.

Бәрелү
Сурәт
Саклык белгечлеге неотложная медицинская помощь[d]
NCI Thesaurus идентификаторы C37921 һәм C50441

Травма алган вакытта, авырту көчле сизелә. Бераздан, капшап караганда, авырту кимегән кебек тоела. Бәрелгән урын шешеп чыга, йә бераз кабарып китә, шеш кайчак беренче тәүлектә арта бара. Кайбер очракларда тукымаларда урыны-урыны белән куышлык ясалып, кан җыела (гематома) башлый. Хәрәкәтчәнлек үзгәрми, бу бәрелеп имгәнүнең буын каймыгудан һәм сөяк сынудан аермасын күрсәтә.

Шешенкелекне, тукымалар эченә кан савуны туктатыр өчен, беренче ике көндә салкын кую, травма булган урынны хәрәкәтсезләндерү (моның өчен махсус бәйләвеч — эластик бинт кулланалар) ярдәм итә. Шеш артмасын өчен, зыян күргән очлыкны югары күтәргән хәлдә тоту файдалырак. Җылыта торган майлар кулланганда, гематома таралу процессы тизрәк бара. Аларны 2-3 көннән соң, шешләр бераз кайта башлагач сөртәләр.

Тулысынча сәламәтләнү процессы, травманың авырлыгына карап, берничә көнгә сузылырга мөмкин.

Искәрмәләр үзгәртү