Буяу сатыш — татар балалар уены.

Буяу сатыш
Уенчылар саны
6дан күбрәк
Уйнау урыны
урам, ишек алды
Физик активлык
уртача

Уйнау тәртибе

үзгәртү

I вариант

үзгәртү

Балалар үз араларыннан «ана», «Аксак мәче», «елан» билгеләп куялар. Аннары җиргә чыра белән сызып «өй» ясыйлар.

«Буяулар» һәм «ана» өй эченә керәләр. Ә «елан» ишек бусагасына ятып тора. «Аксак мәче» өйдән читтәрәк тора. Ана өйдәге балаларының һәрберсенә, «Аксак мәче»гә ишетелмәслек итеп, буяу исемнәре атап чыга. Шуннан соң ишекне «Аксак мәче» килеп шакый. Ана белән мәче арасында мондый диалог була:
— Тук-тук!
— Кем бар?
— Аксак мәче. Кертәсезме?
— Ишек төбендә елан бар.

«Аксак мәче» чатанлап өйгә керергә, ә «елан» аны кертмәскә, тотып калырга тырыша. Кергәч «мәче» «ана»га әйтә:
— Миңа кызыл буяу бир әле!

Шул вакыт кызыл буяу исеме аталган бала өйдән чыгып йөгерә. «Аксак мәче» аны куып тотарга тиеш. Ишектән чыкканда, мәчене елан да тоткарлый. Әгәр ул «кызыл буяу»ны куып тотса, тотылган бала «Аксак мәче» булып кала. Әгәр «буяу» аңа тоттырмыйча кире өйгә кереп кала алса, ул тагын үз ролендә була. Тегеләй дә, болай да уен яңадан башлана.

II вариант

үзгәртү

Бу уен урамда, ишек алларында, болыннарда уйнала.

Балалар арасыннан «буяу сатучы» һәм «буяу алучы» билгеләнеп куела. Калганнары «буяулар» булып тезелеп торалар. Аларга «сатучы» һәрберсенә буяу төсләре әйтеп чыга.

Бераздан буяу алучы килә һәм сатучы белән болай сөйләшәләр:
— Дөбер-дөбер...
— Кем бар?
— Миңа буяу кирәк иде.
— Нинди?
— Ак.

Үзенең төсе әйтелгән «буяу» йөгереп китә. Буяу алучы аны куып китә. Әгәр тотса, ул «черек бәрәңге» була һәм уеннан чыгарыла. Шул рәвешчә барлык буяулар да алынып беткәч, буяу сатучы алучыга килә:
— Син минем буяуларымны бир!
— Мә, бирәм буяуларыңны, тик бер шарт белән, син аларның сәдәф төсен белергә тиешсең...

Шул вакыт барлык «черек бәрәңге — буяулар» сәдәпләрен яшерәләр. Буяу сатучы, «буяу»ларның сәдәф төсләрен искә төшереп әйткәч, алучы аларны биреп җибәрә.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Татар балалар фольклоры./Төзүчесе Рәшит Ягъфәров. — Казан: «Раннур» нәшрияты, 1999.