Касык җы­ерчыгы, артсан, җенси органнар, ботлар аеруча тиз бурсый. Бурсуны өч дәрәҗәгә аерып карарга мөмкин: беренче дәрәҗәдә кызарып чыгу күзәтелә, бу периодта тиренең бөтенлеге бозылмый. Икенче дәрәҗәдә тиренең төсс үзгәрә, ул бик көчле кызарып чыга, анда эрозия (лайлалы тышча яки эпите­ лийда ялкынсыну) барлыкка килә. Өченче дәрәҗәдә тире кып-кызыл төстә, юешләнеп тора, эрозияле урыннар бик күп һәм бер-берсенә кушылып китә. Дәвалау өчен стериль майлар, төрле препаратлар кулланалар. Бурсыган урыннар булганда, баланы җылы урында ачык һавада тоту яхшы. Күкрәк баласын дәвалауда имән кайрысы, танин, марганцовка белән ясалган ванналар яхшы нәтиҗә бирә.

Бурсу
Сурәт
Саклык белгечлеге тиребелем[d]
 Бурсу Викиҗыентыкта

Искәрмәләр үзгәртү